Логотип Магариф уку
Цитата:

Туристик тармакны балалар туристик кешбегы торгызачак

Коронавирус пандемиясе вакытында зыян күргән туристик тармакны торгызуда һәм балаларның тулы ялын оештыруда «Балалар туристик кешбегы» балалы гаиләләргә ярдәм итү программасы ярдәм итәчәк.«Бу программ...

Коронавирус пандемиясе вакытында зыян күргән туристик тармакны торгызуда һәм балаларның тулы ялын оештыруда «Балалар туристик кешбегы» балалы гаиләләргә ярдәм итү программасы ярдәм итәчәк.
«Бу программа пандемия чорында аеруча зыян күргән балалар ялы сегментын торгызырга ярдәм итәр дип ышанам, тик программаны ял итү урынына кадәр юл бәясенә дә таратсаң, тагын да яхшырак булыр иде. Юллама һәрвакыт ял итү урынына күчүне үз эченә алмый, ә Себер, Урал, Ерак Көнчыгыш халкы өчен бу җитди акча», – дип белдерде ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин.
Оештырылган ялсыз калган балаларның каникул буе социаль челтәрләрдә утырачакларын күзаллап, Казанның «Яшьләр казанышлары» үзәге башкарма директоры Ләлә Бикчәнтәева, балалар туристик кешбегы – әти-әниләр өчен зур ярдәм, дип белдерде. Чөнки лагерьлар балаларны сыйфатлы ашау һәм аралашу белән тәэмин итүче тулы ял булып торалар.
Ә Стратегик инициативалар буенча КИУ ректоры киңәшчесе, профессор Олег Агапов фикеренчә, балалар туристик кешбегы программасы Россия регионнарының табигый-климат, милләтара һәм динара үзенчәлекләрен өйрәнүдә, гомумроссия гражданлык тәңгәллеген формалаштыруда ярдәм итә.
Балалар туристик кешбегы программасы җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк. Түләү системасының лояльлеге программасында теркәлгән «Мир» картасы аша лагерьга бару чыгымын түләргә кирәк. Шул очракта түләнгән сумманың яртысы автомат рәвештә картага күчәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ