Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама сабыйлары Сабантуй оештырды

Җәйнең беренче  ае татар халкы өчен элек-электән Сабантуйлар ае булган. Халык, язгы кыр эшләрен тәмамлап, күңел ачкан, туганнары белән очрашкан. Быел да – бу шимбә-якшәмбе көннәрендә республикабы...

Җәйнең беренче  ае татар халкы өчен элек-электән Сабантуйлар ае булган. Халык, язгы кыр эшләрен тәмамлап, күңел ачкан, туганнары белән очрашкан. Быел да – бу шимбә-якшәмбе көннәрендә республикабызның авыл һәм шәһәрләрендә халкыбызның милли бәйрәме гөрләячәк.

Ә менә Түбән Кама каласының 64 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр берничә көнгә иртәрәк үзләрендә зурлап Сабантуй оештырды.
Бәйрәмне әлеге бакча мөдире, Түбән Камада танылган шәхес, шагыйрә, Шәйхи Маннур, Каюм Насыйри исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия Мирхазова ачып җибәрде. Котлауларга микрорайон рәисе Әкълимә Зарипова да кушылды.



Сабантуй, татар халкының милли гадәтләренә тугры калып, бүләк җыюдан башланып китте. Музыкантлар Алсу Әсхәдуллина белән Фиалка Шәйдуллина, Сабантуйны оештыручы һәм алып баручы Руфия Хаҗиева, бәйрәм кунаклары – Шамакайлар (аларны бакча тәрбиячеләре Филсинә Шәмсетдинова һәм Рания Горбуновалар башкарды) балалар Сабантуен бар үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырганнар һәм алып бардылар. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уен-ярышларда катнашты. Бер генә Сабантуй да төп ярыш – көрәштән башка узмый. Көрәш балалар бәйрәмендә дә төп уен булып тора. Мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары, чын ир-егетләрчә билләренә сөлге салып, бар көчләрен, осталыкларын биреп көрәштеләр. Нәтиҗәдә бакча батыры булып Булат Бәдретдинов калды. Ул, иңнәренә уенчык булса да тәкә салып мәйдан әйләнде һәм махсус бүләккә ия булды.

Быелгы 2021 ел республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татар халкы аның фикерен күтәргән проблемаларны алкышлап каршы алды һәм үзенең өлешен кертергә алынды. Безнең өчен беркем тырышмаячак, әгәр үзебез көрәшмәсәк, үзебезне саклап калу безнең бурыч, моны һәркем аңларга тиеш. Һәр төзүче үзе төзегән биналарның нигезен нык итәргә тырыша. Төзүчеләр биналар ныклыгын кайгыртса, без киләчәк буын – балалар турында кайгыртырга тиешбез. Алар ничек яши, белем-тәрбия ала, халкыбызның гореф-гадәтләрен белеп үсәме?

Менә шушы бурычларны тормышка ашыру өчен, без балалар бакчаларында еш булабыз. Бу юлы. әйткәнемчә, шәһәребезнең «Сөембикә» дип аталган 64 нче балалар бакчасында булдык. Бакча бүгенге көн таләпләренә тугры килерлек итеп җиһазланган: сауна-бассейн, дәвалау бүлмәләре,  иркен спорт, музыка залы бар. Бакчадагы 13 төркемдә барлыгы 226 бала тәрбияләнә. Шуларның 24 е – рус, калганнары татар милләтеннән.
Бәйрәмнән һәркем канәгать булып, шатланып таралыштык. Без, өлкән буын вәкилләре, мондый балалар бакчалары, милләт өчен янып-көеп йөрүче тәрбиячеләр, җитәкчеләр  булганда, киләчәгебез өметле дип ышанып калабыз.
Сабантуй мизгелләрен видеодан да карарга тәкъдим итәбез.
-0QI
Суфиян МИНҺАҖЕВ,

Түбән Кама каласының Аксакаллар шурасы әгъзасы, мәгариф ветераны.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ