Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада – “Җиңү кайтавазы” бәйгесе

Түбән Камадагы Рәзинә Госман кызы Хәйдәрова җитәкчелегендәге 49 нчы балалар бакчасында “Җиңү кайтавазы” дип исемләнгән төбәкара бәйгенең финалы булып узды. “Тарих йомгагын сүтеп...” һәм “Бөек Җиңү көн...

Түбән Камадагы Рәзинә Госман кызы Хәйдәрова җитәкчелегендәге 49 нчы балалар бакчасында “Җиңү кайтавазы” дип исемләнгән төбәкара бәйгенең финалы булып узды. “Тарих йомгагын сүтеп...” һәм “Бөек Җиңү көнен каршылап” дигән ике төп номинацияне үз эченә алган әлеге бәйге ике этапта уздырылды. Беренче этап гадәттәгечә читтән торып үткәрелде. Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Азнакай шәһәрләреннән, Актаныш районыннан барлыгы 26 эш кабул ителде. Милли җанлы, яшь ватанпәрвәрләр тәрбияләү өлкәсендә тәрбиячеләребезнең әйтер сүзләре, уртаклашыр тәҗрибәләре шактый. Әби-бабаларыбызның батырлыкларын, бәхетле киләчәгебез, илебез тынычлыгы өчен кылган изге гамәлләрен өйрәнеп, сабыйларга патриотик тәрбия бирү эшендә куллану өчен әледән-әле тирән эчтәлекле проектлар, сценарийлар, авторлык эшкәртмәләре булдыралар.

Зур бәйрәмне хәтерләткән тантаналы чарада мөхтәрәм кунаклар: олуг ихтирамга лаек аксакалларыбыз Суфиян Минһаҗев, Мансур Ганиев, Васил Камалов белән беррәттән “Бердәм партия” фиркасенең Түбән Кама бүлегеннән Чулпан Улданова, шәһәребездәге Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, педагогия көллиятенең әйдәп баручы укытучысы Гөлнара Әхмәтова, методик берләшмә җитәкчесе Ләйсән Хәйруллиналар чакырулы иде. Алар,  үз чиратында  финалга чыккан педагогларның эшләрен бәяләүдән тыш, төпле фикерләрен дә җиткерделәр. Мансур ага Ганиевның саллы чыгышы исә үзе бер тарих, төзегән шәҗәрәләре балалар бакчасының музеенда саклана.

“Җиңү кайтавазы” тантанасында нәниләр чыгышы аеруча күңелебезне нечкәртте. Җиңү бәйрәме өчен махсус өйрәнгән шигырьләре, күмәк җырлары нур өстенә ямь өстәде. Сүз уңаеннан, Алабуга шәһәрендә уздырылган бәйгедә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән Алмаз Дәүләтов “Җиңү ул – олы бәйрәм” дип исемләнгән шигыремне үтә дә зур осталык белән сөйләде. “Чигү остасы” дип исемләнгән җырымны да башкардылар. Гомумән, 49 нчы балалар бакчасы коллективы иҗади якын килеп эшли. Шунда ук тамашачыларны җәлеп итеп мастер-класс күрсәттеләр. Осталык дәресен Венера Архипова үткәрде, истәлекле тасмалардан ясалган тынычлык кошларын бәйрәм кунакларына өләштеләр.

Педагоглар өчен шушындый мөһим эчтәлекле бәйге оештырулары һәм зур осталык белән алып барулары өчен балалар бакчасы мөдире Рәзинә Госман кызына, өлкән тәрбияче Айзирә Фәсхетдин кызына “Бердәм Россия" партиясенең җаваплы секретаре Рамил Муллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук мондый төр бүләккә иң яхшы дип табылган проект авторлары да ия булдылар.

Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә:
"Тарих йомгагын сүтеп..." (проектлар) номинациясендә
I урын - Түбән Камадагы 64 нче һәм 70 нче балалар бакчасыннан Гөлгенә Хәсәнова белән Гөлшат Шәйдуллинага;
II урын - Яр Чаллы шәһәренең 91 нче балалар бакчасыннан Рузиля Вакилова белән Розалия Акбашевага; Түбән Каманың 89 нчы балалар бакчасыннан
Алина Иванова, Светлана Королева, Ландыш Сәрвәровага; 15 нче балалар бакчасыннан Асылбикә Ганиевага;
III урын  72 нче балалар бакчасыннан Равия Галимовага бирелде.
“Бөек Җиңүне каршылап” (Иң яхшы чаралар сценариясе) номинациясендә
I урынга - 86 нчы балалар бакчасыннан Гөлгенә Шәймарданова белән Рәмилә Бәдретдинова;
II урынга - Әлмәт каласындагы 35 нче һәм 36 нчы балалар бакчасыннан Земфира Тахавова белән Алсу Хантимерова;
Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасыннан Филсинә Шәмсутдинова;
III урынга   64 нче балалар бакчасыннан Регина Хаматханова, 49 нчы балалар бакчасыннан Рәзилә Галиуллина белән Зөлфия Насретдиновалар ия булдылар.
Сугыш кырында ятып калган якташларыбызны, вафат булган ата-бабаларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Чиксез кайгы - югалтулар аша килгән Җиңү бәйрәменә багышланган үтә дә мөһим эчтәлекле бәйгене киләчәктә республика күләмендә уздырырга кирәк, дигән фикер белән таралыштык.

Нурзия МИРХАЗОВА,


Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә, “Җиңү кайтавазы” бәйгесенең жюри әгъзасы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ