Логотип Магариф уку
Цитата:

Режиссёр Алмаз Нургалиев «Җиде утрау арасында» дип исемләнгән документаль фильмын тәкъдир итте

Кичә, ягъни Түбән Кама халкы Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында талантлы режиссёр, оператор, милләтпәрвәр шәхес – Алмаз Нургалиев белән иҗади очрашуда катнашты.Аның бүгенге...

Кичә, ягъни Түбән Кама халкы Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында талантлы режиссёр, оператор, милләтпәрвәр шәхес – Алмаз Нургалиев белән иҗади очрашуда катнашты.



Аның бүгенге көн проблемаларын күтәргән, яшәешебезнең иң авырткан темаларының берсе булган, телебезне, бетеп баручы авылларны, анда яшәүчеләрнең язмышлары чагылган «Җиде утрау арасында»  дип исемләнгән документаль фильм берәүне дә битараф калдырмады, тын да алмый тамаша кылган әсәр тетрәндерде, уйланырга этәрде. Моның өчен без, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелегенә, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллинага һәм Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры җитәкчесе Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевкә чиксез рәхмәтлебез.

Нурзия МИРХАЗОВА,


Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә,  «Ак калфак» иҗтимагый  оешмасының  Түбән Кама бүлекчәсе әгъзасы


 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ