Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Каманың «Сөембикә» бакчасы Тукай варисларын бәйгегә дәшә

Хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм нәни дусларыбыз!Сез туган телебез – Тукай телендә аралашасызмы? Димәк, бу мәгълүмат нәкъ сезнең өчен!Тиздән сөекле шагыйребезне җиһанга биргән апрель ае җитә. Димә...

Хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм нәни дусларыбыз!

Сез туган телебез – Тукай телендә аралашасызмы? Димәк, бу мәгълүмат нәкъ сезнең өчен!
Тиздән сөекле шагыйребезне җиһанга биргән апрель ае җитә. Димәк, Тукай варисларын барлар чак! Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы коллективы Милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләр елында да зурлап билгеләп үтәргә. Ел атамасыннан күренгәнчә, бик тә эчтәлекле булырга охшаган. Туган телебезгә мәхәббәтне сабый чактан өзлексез бала күңеленә сеңдергәндә генә: «Без бәхетле, без мәдәниятле, без әдәбиятлы, бай мираслы, без Тукайлы халык», – дип горурланып әйтә алачакбыз!
Әлбәттә, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә нигез иң элек гаиләдә салынган кебек, Тукай рухы, Тукай шигърияте белән танышу да ана сөте белән иңдерелә һәм балалар бакчасында дәвам иттерелә. Шуңа да матур итеп, үзебезчә «Туган телем – Тукай теле» дип саф татарча сөйләшәбез, Тукай иҗатын гаилә тәрбиясендә кулланабыз. Тукай варисларын барлау, бәяләү дә саф татар телендә – туган телебездә башкарылачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге, «Татар гаилә»се фонды белән берлектә оештырылган «Мин – Тукай варисы» дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең финалы 25 апрельгә билгеләнгән. 14 апрельгә кадәр гаризалар белән бергә видеоязмалар кабул итәбез.
Саф татар телендә оештырылган бәйгедә көчегезне сыныйсыгыз килсә, сездән видеоязмалар көтәбез.
Бәйгенең шартлары белән тулысынча түбәндәге нигезләмәдән таныша аласыз.file:///C:/Users/GulnazM/Downloads/003.pdf
Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ