Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Каманың «Сөембикә» балалар бакчасында – «Тукай аланы»

Җәйге сәламәтләндерү чорында сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын киң куллану максаты белән бакчабыз территориясендә «Тукай аланы» булдырдык. Мавыктыргыч, эчтәлекле шөгыльләр нәкъ менә шул аланда у...

Җәйге сәламәтләндерү чорында сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын киң куллану максаты белән бакчабыз территориясендә «Тукай аланы» булдырдык. Мавыктыргыч, эчтәлекле шөгыльләр нәкъ менә шул аланда уздырыла. Тукаебыз әйтмешли, анда җил вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Күз ачып йомганчы бер чиләк җиләк тә җыярга мөмкин...
 
Кояштан ышыкланып җиләс рәхәт һавада Су анасы белән Шүрәле балаларны табигатьтәге үзгәрешләр, урман кагыйдәләре белән таныштырып, белемнәрен ныгыталар, төрле ярышлар оештырып, җитезлекләрен сыныйлар. Сабыйларыбыз, кызыклы шәкерт роленә кереп, Акбайны төрле һөнәрләргә, табышмакларга җавап табарга өйрәтәләр, тизәйткечләр, санамышлар әйттерәләр, җырлы-биюле уеннар уйныйлар. Читтән сокланып күзәтеп торган Нәгыймә апа кунакларга бик шат, һәрберсен мич коймагы белән сыйлый. Сәгъди абзый умарта серләренә төшендерә. Татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары белән таныштыралар. Белгәнебезчә, бары тик үткәннәрне өйрәнгән, ачык күзаллаган, тәнкыйть аша үткәргән шәхес кенә яңаны дөрес аңлый, кабул итә һәм төзи.
Кыскасы, Тукай варисларын уку елы дәвамында гына түгел,  ямьле җәй айларында да барлыйбыз, үстерәбез, әдәпле-әхлаклы шәхесләр итеп тәрбиялибез, Тукайлы халык булуыбыз белән горурланабыз. Сүз уңаеннан быел, «Без – Тукайлы халык мәңгегә» дип исемләнгән проект булдырып, Татарстан күләмендә 500 мең сумлык грант оттык. Тырыш, бердәм, иҗади коллективыбызны шушы бүләккә ия булуыбыз белән тәбрик итәм. Киләчәктә тагын да күбрәк Тукай варислары тәрбияләргә, зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.

Нурзия МИРХАЗОВА,


Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы,


Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы


Әлфирә Гарифуллина фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ