Логотип Магариф уку
Цитата:

80 нче Казан мәктәбе укытучыларын нәрсә борчый?

Бүген Казан шәһәренең К. Насыйри исемендәге 80 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Мәгариф" журналы редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә "түгәрәк өстәл" узды. Заманча мәктәп нинди булы...

Бүген Казан шәһәренең К. Насыйри исемендәге 80 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Мәгариф" журналы редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә "түгәрәк өстәл" узды. Заманча мәктәп нинди булырга тиеш? Мәктәп укытучыларын нинди проблемалар борчый? Нәкъ менә әлеге һәм башка борчыган сорауларга җаваплар "түгәрәк өстәл" артында яңгырады.

Яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә мәгариф системасында иң актуаль проблемаларның берсе булып кәгазь эшенең күп булуы тора. Очрашуда бу мәсьәләгә карата ризасызлык белдергән укытучылар шактый иде. 1994 елдан бирле әлеге мәктәптә югары квалификация категорияле укытучы булып эшләүче Ләйлә Сабирова: "Соңгы елларда артык күрсәткечләр артыннан куа башладык. Кәгазь эше шулкадәр күп. Аның өстенә бер-берсен кабатлаган конференцияләр, конкурслар...Ә укытучының, гади генә әйткәндә, вакыты юк. Бала белән турыдан-туры утырып сөйләшергә, балаларны олимпиадаларга әзерләргә вакыт кирәк бит", - дип фикерен җиткерде үз чыгышында. Хәзерге дәреслекләрнең укучылар өчен артык катлаулы, фәнни, балаларга мөстәкыйль эшләү өчен авыр булуы да борчый тәҗрибәле укытучыны.

"Түгәрәк өстәл"дә шулай ук мәктәпнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Мәктәп директоры Роберт Мансуров бу проблема буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләде. "Безнең иң мөһим бурычларыбызның берсе - ул тәрбия эше. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләсәк кенә уңышка ирешә алабыз. Казан, Пермь фаҗигасе безнең тәрбия мәсьәләсендә психология белән бәйле бик күп тирән проблемалар барлыгын күрсәтә. Шушы мәсьәләне дәүләт, республика, шәһәр дәрәҗәсендә аерым белгечләр белән өйрәнеп, тәрбия системасы булдырылырга тиеш дип уйлыйм. Бик күп проблемалы, авыр гаиләләр бар бит. Әгәр дә уңышка ирешәсебез килә икән, безгә һәрбер ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булырга кирәк. Совет заманы мәктәбенең иң көчле якларының берсе шул иде. Ата-ана  педагогның, мәктәпнең булышчысы булды. Бергә, бердәм эшләделәр. Нәтиҗәсе дә булды. Мондый фаҗигаләр булмасын дип әйтәбез икән, вакытында сәбәбен белеп, моның буенча максатчан эш алып барылырга тиеш", - диде ул .

Очрашуда күтәрелгән башка проблемалар, мәктәпнең уңышлары турында тулырак "Мәгариф" журналының ноябрь санында укый аласыз.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ