Уенлы тәрбия

Педагогик технология – ул тәрбияченең эшчәнлеге белән бәйле билгеле бер эшләр бердәмлеге. Гомер-гомергә үзен аклаган, хәзер дә балалар бакчаларында киң кулланыла торган технологияләрнең берсе – уен. Ул уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, күнекмәләрне гамәли кулланырга өйрәтә торган көчле чаралардан санала. Уен вакытында сабыйның сөйләме үсә, сүз байлыгы арта, чөнки ул тәрбияче һәм яшьтәшләре белән бәйләнешкә керә һәм аралаша. Гомумән, уенның функцияләре гаять күп. Ул, баланың дөньяны танып белү дәрәҗәсен үстерүдән тыш, аның игътибарлылыгын, хәтерен, фикерләү сәләтен, төркемдә үз-үзен тотышын формалаштырырга ярдәм итә. Методик яктан дөрес оештырылган уен, бер яктан караганда, сөйләмне активлаштыра һәм сүз байлыгын арттыра, икенче яктан, тәрбияви максатларга ирешергә мөмкинлек бирә. Урынлы кулланылган уеннар төркемдә уңай психологик һәм иҗади халәт булдыра. Уен барышында бала үз фикерләрен дәлилләү күнекмәләре дә ала. Бу технология мәктәпкәчә яшьтәге нәниләрнең тормышында әһәмиятле урын алып тора, аларның яшен һәм кызыксынуларын исәпкә алып кулланыла.

«Нәрсә оча, йөзә, йөгерә?» уены

Уен барышы. Башта тәрбияче үзе алып баручы була, ә инде балалар уенны аңлап уйный башлагач, алып баручы итеп бер бала билгеләнә. Аның  сүзлек байлыгы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар яки урындыкларга утыралар. Алып баручы аларга карап баса һәм кисәтә: «Кош оча, самолет оча, күбәләк оча…» – дип әйткәндә, сез кулларыгызны күтәрәсез. Ләкин игътибар белән тыңлагыз. Мәсәлән, «Эт оча», – дигәндә, кулларны күтәрергә ярамый. «Эт очмый. Ул йөгерә», – дип җавап бирергә кирәк». Уен ахырында педагог иң игътибарлы балаларны мактый.

Уенның төп кагыйдәсе: тәрбияче, һәр җөмләдән соң пауза ясап, балаларга уйларга мөмкинлек бирә.

«Кайсы кайда яши?» уены

Җиһазлау: кыргый хайваннар һәм аларның яшәү урыннары төшерелгән карточкалар.

Уен барышы. Балаларга карточкалар таратыла.  Тактага агач куышы төшерелгән рәсем эленә. «Бу урын ничек атала? Монда нәрсә яши?» – дип сорый тәрбияче. Тиен рәсеме булган бала: «Бу – агач куышы. Анда тиен яши», –
дип җавап бирә. Уен шул тәртиптә дәвам итә. Балалар агач куышы, өн, оя сүзләрен берничә тапкыр кабатлап, истә калдыралар.

«Кем нәрсә йөртә?» уены

Җиһазлау: транспорт төрләре
һәм транспорт йөртүчеләрнең рәсемнәре.

Уен барышы. Тәрбияче балаларга транспорт төрләре ясалган  рәсемнәр күрсәтә. Балалар аларны атыйлар һәм йөртүчене дә әйтеп баралар. Мәсәлән: «Бу – самолет. Аны очучы йөртә».

«Яшелчәме,

җиләк-җимешме?» уены

Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк-җимеш рәсемнәре.

Уен барышы. Балаларга рәсемнәр таратыла. Алар андагы яшелчәне яки җиләк-җимешне  атарга, нинди төстә, формада булуын, кайда үсүен, кайсы өлешен ашыйлар, тәме нинди икәнен сурәтләп бирергә һәм кайсы төркемгә керүен әйтергә тиешләр.

«Бу нинди һөнәр иясе?» уены

Җиһазлау: төрле һөнәр ияләре төшерелгән зур һәм кечкенә рәсемнәр, эш кораллары ясалган карточкалар.

Уен барышы. Балаларга кечкенә рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән карточкалар таратыла. Тәрбияче, зур рәсемне тактага элеп, «Бу нинди һөнәр иясе?» – дип сорый. Балалар аны атый һәм кемдә шул һөнәр иясе төшерелгән карточка бар, шуны зур карточка янына чыгарып куя. Рәсемнәргә карап: «Бу – тегүче. Ул киемнәр тегә», – дип җавап бирә.

Ландыш Акакиева
Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе –
балалар бакчасы тәрбиячесе

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.