Логотип Магариф уку
Цитата:

Уфада татар тарихын өйрәнүчеләр форумы

Башкортстан башкаласы – Уфада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан татар төбәкләре тарихын өйрәнүчеләрнең «Евразия киңлекләрендә торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» дигән V Бөтенроссия...

Башкортстан башкаласы – Уфада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан татар төбәкләре тарихын өйрәнүчеләрнең «Евразия киңлекләрендә торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» дигән V Бөтенроссия форумы булып узды.
Форумны оештыручы – Татарстан төбәкләре тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов. Бирегә илебезнең 20 төбәгеннән 200 гә якын төбәк тарихын өйрәнүчеләр килгән иде. Форумда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов һәм бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Форумны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, Сарытау өлкәсендәге Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Камил Әбләзов финанслаган.
Безне Уфа каласының иң зур һәм иң матур кунакханәсе булган «Президент-отель» кунакханәсенә урнаштырдылар.
Беренче көнне Башкортстан Республикасы, Идел-Урал һәм Себер төбәкләре галимнәре тарафыннан нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук яңа китапларны тәкъдир итү буенча түгәрәк өстәл – фәнни-методик семинар узды. Биредә китап авторлары үзләре чыгыш ясады. Бигрәк тә Пермь шәһәрендә яшәп гомер итүче Данир Закировның Пермь татарлары тормышы һәм тарихы турында язылган ике китабы («Татары в семье единой народов России», «Пермские татары в боях за Родину») билгеләп үтелде.
Ә менә Омск өлкәсеннән Наилә Галиеваның Тайчы авылы турындагы хезмәте («Тайчи. История таёжной деревни») аеруча зур игътибарга лаек булды. Билгеле булганча, бүгенге көндә бу авылда 500 гә якын кеше яши. Авыл халкының барысы да татар телен камил белә. Автор белдергәнчә, китап туган як тарихы турында фәнни әдәбиятны өйрәнү нәтиҗәсендә туган. Наилә Галиева бу китабын, үз куллары белән язып, истәлеккә миңа да бүләк итте.
Икенче көнне өч секция эше бирелгән темалар буенча алып барылды:
– татар халкының уникаль табигать объектларын һәм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен өйрәнү, саклау һәм куллану мәсьәләләре һәм бурычлары. Идел-Урал һәм Евразия төбәкләрендә төбәк тарихын өйрәнү, туган якны өйрәнү, музей эшен һәм этнотуризмны үстерү мәсьәләләре;
– Евразия төбәкләрендә татар авылларының тарихын, үсеш перспективаларын өйрәнү;
– нәсел шәҗәрәсен төзү һәм татар халкының күренекле шәхесләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү.

Секцияләрдә бирелгән темалар буенча чыгышлар һәм докладлар тыңланды. Хәзерге татар төбәк тарихын өйрәнүнең мөһим проблемалары һәм мәсьәләләре (татар халкының милли-мәдәни мирасының уникаль объектларын өйрәнү, саклау, төзекләндерү һәм алардан файдалану, татар авылларының тарихын, хәзерге халәтен һәм үсеш перспективаларын өйрәнү, татар халкының атаклы якташларының тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү, шулай ук Идел буе, Урал, Себер һәм тулаем Евразия төбәкләрендә татар төбәген өйрәнү, музей эше һәм этнотуризмыны үстерү мәсьәләләрен өйрәнү һ.б.) хакында фикер алышынды.
Көннең икенче яртысында пленар утырышта форум эшчәнлегенә анализ ясалды, бүләкләр тапшырылды. Кунакханә килгән кунакларның фикерләшүләреннән гөрләп торды. Һәрбер килгән төбәкче кемгәдер үз киңәшен бирсә, үзенә кемнеңдер хезмәтләреннән тәҗрибә дә туплады.
Эшлекле сәфәр алга таба үз нәтиҗәләрен яңа китапларда, яңа очрашулардагы чыгыш һәм докладларда күрсәтер әле дип ышанып калам.
Бер-беребезгә, хәерле юллар теләп, туганнарча саубуллаштык. Барыбыз да форум барышында алган очрашуларның җылы хисләре белән кайту ягына кузгалдык. Тату, дус яшәүгә ни җитә?! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Рәйсә МУЛЛАХМӘТОВА,

Мамадыш районы төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ