Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар поездларда ташламалы билетлар буенча сәяхәт итә алачак

Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге укучыларга Россия буенча ерак араларга йөрүче поездларда йөрү өчен 50% күләмендә ташлама биреләчәк.  Сәяхәткә ташламалы билетларны 1 июньн...

Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге укучыларга Россия буенча ерак араларга йөрүче поездларда йөрү өчен 50% күләмендә ташлама биреләчәк.  Сәяхәткә ташламалы билетларны 1 июньнән 31 августка кадәр сәяхәткә рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хакта ГТЮ Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Өстәвенә, балалар ике катлы поездларның купе вагоннарында  махсус бәядән сәяхәт итә алачак.  Алар өчен билет бәясе сайлап алынган маршрут буенча плацкарт вагонда йөрү бәясенең ярым бәясенә тиң булачак.
Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, ташлама Россия территориясе буенча йөрүче ерак араларга хәрәкәт итүче ашыгыч һәм пассажир поездларының гомуми һәм плацкарт вагоннарына юл документларын рәсмиләштергәндә бирелә. Махсус тариф ярдәмендә балалар җәйге ялын оештыруга акчаны янга калдырыру мөмкинлеге алачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ