Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларны зур сынаулар көтә

Мәктәпләрдә гадәти булмаган соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Укучыларны зур сынаулар көтә. IX сыйныф укучылары бу уку елын еллык билгеләргә карап тәмамлый. Ә унберенчеләребезгә бердәм дәүләт имтиханнар...

Мәктәпләрдә гадәти булмаган соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте. Укучыларны зур сынаулар көтә. IX сыйныф укучылары бу уку елын еллык билгеләргә карап тәмамлый. Ә унберенчеләребезгә бердәм дәүләт имтиханнары тапшырасы бар әле. Алда торган сынаулар белән бергә, барчасының да күңелендә «Нинди һөнәр иясе булырга?» дигән сорау да тынгы бирми.
Һөнәр сайлау – бик тә катлаулы. Кемдер, әти-әнисе, туганнары юлын сайлый. Кемдер алга таба эш таба алу мөмкинчелегенә игътибар бирә. Өлкәннәрнең: «Кулың эшле, авызың ашлы булсын» дигән әйтеменә нигезләнеп, укучыларга тормыш алып барырлык, гаиләне туйдырырлык, ягъни киләчәктә кирәкле булган һөнәрләр булуын алдан искәртү дә кирәк. Мәктәпләрдә оештырган әңгәмә, очрашуларда алган мәгълүматлар моңа ярдәм итәр, дип уйлыйм.
Быел безнең сигез укучыбыз IX сыйныфны тәмамлый. Шуларның яртысы укуларын үзебезнең мәктәптә дәвам иттерергә дип тора. Икесе Чаллы политехника көллиятендә – автомеханик, берсе Алабуга мәдәни-агарту көллиятендә – оештыручы, берсе үзебезнең Мамадыш һөнәри көллиятендә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә уйлый.
Унберенчеләребез аеруча актив булды. Алар мәктәптә үткәрелгән бөтен чараларның үзәгендә кайнады. Сыйныф җитәкчеләре Лидия Семен кызы Константинова белән берлектә оештырган чаралары күңелләрендә озак сакланыр. Район, республика конкурслары җиңүчеләре дә булды алар. Бөтенесе бии, җырлый, сәнгатьле итеп сөйли. Араларында спорт остасына кандидатлык нормасын үтәгән егетебез дә бар. Уку буенча да алдынгылыкны тоттылар. Олимпиада, конкурсларда җиңү арты җиңү яуладылар. Мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, биология укытучысы Гүзәл Миннулла кызы Вәлиева җитәкчелегендә экологик хәрәкәттә актив катнаштылар. 2018 / 2019 уку елы йомгаклары буенча җиңүчеләр булды. Аларның тырышлыгы белән мәктәбебез «Республиканың иң яхшы мәктәбе» исеме алды. Районыбызда экологик юнәлеш буенча төп координаторлар булып тордылар. Бу укучыларыбыз укытучы, табиб, энергетик, эколог, спорт һәм туризм юнәлешләрендәге һөнәрләр сайламакчы.
Кем генә булсалар да, кайда гына йөрсәләр дә, аларга уңышлар юлдаш булсын. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, теләгән һөнәрләрен үзләштерсеннәр. Заман каршылыклары алдында югалып калмыйча, хөрмәт белән карарлык чын кешеләр булсыннар.
Дания ГАЗИЗОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ