Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларның сәләтен ача белүче укытучы

5 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка хәтле безнең сыйныф җитәкчебез Ринат Миңлегаян улы Хәйруллин булды. Урта Кирмән, Уразбахты, Арташ, Норма авылларыннан килеп, барлыгы 11 бала укыдык. Төрлебез төрле...

5 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка хәтле безнең сыйныф җитәкчебез Ринат Миңлегаян улы Хәйруллин булды. Урта Кирмән, Уразбахты, Арташ, Норма авылларыннан килеп, барлыгы 11 бала укыдык. Төрлебез төрле җирдән булуга карамастан, Ринат абый безне бердәмлеккә, дуслыкка өйрәтте. Сыйныфыбыз безнең өчен икенче гаиләбез булды.
Уку, белем алу белән генә чикләнмәде безнең мәктәп еллары. Казанда Бауман урамында йөрүләр, Камал театры, «Ак барс» командасы өчен җан ату, Болгар шәһәрчеге, концертлар, походлар... Чын мәгънәсендә дөнья күрсәтте безгә Ринат абый.

Укучыларның бар яктан сәләтләрен дә ача белде ул. Үзебезне чын артистлар кебек хис итеп, авылдан авылга концертлар куеп йөрдек без. Кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер пародист, ә кемдер нәфис сүз остасы булды. Концертларга әзерлек вакытлары, дулкынлана-дулкынлана чыгыш ясаулар, аннан соң җиңел сулап, тәмле чәй эчүләр әле дә сагындыра.
Бала җанлы, игелекле кеше ул Ринат абый. Әле бүген дә безнең яңалыкларыбыз белән кызыксынып, элемтәдә тора, үзенең киңәшләрен бирә. Уңышларыбызга безнең белән бергә сөенә.
Шуның өстенә Ринат абый үз фәнен бик яхшы белүче мөгаллим дә. Җәмгыятебез агышын белүче, сәясәтне аңлаучы, үз иленең тарихын яратучы кеше ул.
Ринат абый, сез биргән тормыш дәресләре сәбәпле мәктәп еллары безнең күңелләрдә җылы, якты хатирәләр белән уелып калды. Бүгенге көндә безнең шәхес буларак формалашуыбыз, зур уңышларга ирешүебез – Сезнең хезмәт һәм тырышлык нәтиҗәсе. Барысы өчен дә чиксез рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучым!
Укытучылар көне уңаеннан  Ринат абыйны һәм Урта Кирмән мәктәбенең хөрмәтле укытучыларын ихлас күңелемнән һөнәри бәйрәнәре белән котлыйм. Сау-сәламәт булыгыз, авыр, ләкин шул ук вакытта мактаулы хезмәтегездә зур уңышларга ирешегез. Гаиләләрегез имин һәм тыныч булсын.
Илзирә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

КФУ каромагындагы Алабуга институтының филология һәм тарих бүлеге 5 нче курс студенты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ