Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы белән сүзеңне үлчәп сөйләш

Беренче сентябрь узуга, мәктәпләрдә бер-берсенә игезәкләрдәй охшаган киеренке уку атналары башланып китте. Мәктәп бусагасына тәүге мәртәбә аяк баскан бала белән укытучы сыйныф бүлмәсендә йөзгә-йөз кал...

Беренче сентябрь узуга, мәктәпләрдә бер-берсенә игезәкләрдәй охшаган киеренке уку атналары башланып китте. Мәктәп бусагасына тәүге мәртәбә аяк баскан бала белән укытучы сыйныф бүлмәсендә йөзгә-йөз калды. Көн дә әти-әни назын-иркәләвен тоеп, кадер-тәрбиядә үскән кичәге сабый һәм баш миләре җылы өй парында гадәттән тыш үзсүзлелек, кирелек илә оеша башлаган нәниләр белән көненә йөз кат очрашкан тәҗрибәле педагог. Беркөнне әлеге иркә сабый өенә елап кайта. Ана тиз генә тотып, укытучы янына мәктәпкә килә.


20180901-IMG_8582Һәркайсына кәефбозгыч әңгәмәләр үткәреп, бала белән укытучы арасындагы низагны уңай хәл итәргә кирәк. Әти-әни белән укытучыга ничек итеп таякны артык бөгеп җибәрмичә, бер-берләрен аңларга ирешергә һәм ышанычны югалтмаска? Белгечләр ата-ана белән укытучыларның аңлашуга ирешүендә ике төп серле пункт бар дип саный. Аның беренчесе – ата-ана белән укытучының уңышлы аралашуында укытучы һөнәренә һәм шәхесенә, аның һөнәри булдыклылыгына һәм хезмәт күнекмәләренә ышану һәм хөрмәт белән карау ята. Ата-ананың үз-үзенә «мин – ата», яки «мин – ана» дип караудан битәр, иң башта «ул – укытучы» дип фикер йөртергә өйрәнүе зарур. Чөнки нәкъ менә укытучы гына балаларда укырга теләк уятырга сәләтле. Нәкъ менә укытучы ата-ана хөрмәтен башлап тоярга тиеш. Әти-әниләрнең алар белән «Сез тиешле...», «Бу сезнең бурыч» стилендә сөйләшү беркайчан да уңышка илтми һәм файда китерми. Шулай дип әйтүгә, сез укытучыдан: «... Әйе, мин – педагог, мин укытырга бурычлымын. Әмма мин сезнең оятсыз кыланышлы, ахмак гадәтле, ялкау,үшән малаегызга түзеп торырга тиеш түгел», — дигән җавап ишетәсегез киләме? Мондый әңгәмә беркайчан юньлегә илтми. Икенче пунктта ата-ананың укытучы куйган билге белән килешмәве турында сүз бара. Алар улларын күпкә югары билгегә лаек дип саный. Әмма ул билгенең сезнең улыгызга түгел, бәлки аның тырышлыгына, белеменә куелган билге булуын һич онытырга ярамый. Укытучы сезнең балагызны шәхес итеп тәрбияләргә алынган беренче кеше. Шуңа күрә аның белән аралашканда сүзләребезне үлчәп кенә сөйләшик.


Менә шулай!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ