Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы буласымны белә идем

Инде 27 ел мин укытучы булып эшлим икән! Гомер үткән! 1990 елда Кукмараның 1 нче урта мәктәбен тәмамлаганда үземне кая барырга дигән уй бер дә борчымады диярлек. Мин укытучы буласымны белә идем. Әнием...

Инде 27 ел мин укытучы булып эшлим икән! Гомер үткән! 1990 елда Кукмараның 1 нче урта мәктәбен тәмамлаганда үземне кая барырга дигән уй бер дә борчымады диярлек. Мин укытучы буласымны белә идем. Әнием ягыннан әбием Газилә Сәләхиева, бабам Имаметдин Сәләхиевләр – гомерләрен мәктәпкә багышлаган кешеләр. Ә менә нинди фән укытырга?
Һәр баланың әти-әнисе белән беррәттән беренче укытучысы була. Без – утыздан артык баланы яна дөньяга алып керүче, беренче хәрефләрне тезеп укырга-язарга өйрәтүче укытучыбыз Рузилә апа Минһаҗева булды. Аның ягымлы тавышы, көләч йөзе һаман да күз алдымда тора. Бик матур җырлый иде ул! Еллар үткәч тә, Рузилә апабыз һәрберебезнең бала вакытында сөйләгән шигырьләрен яттан сөйләп бирә иде.  


 
 
 
 
 
 
 
 
Мин ике дә уйламыйча башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга карар кылдым. Һәр гамәлемне Рузилә апабызны күз алдында тотып эшләдем. Аның киңәшләре миңа һәрдаим ярдәмче булды. Инде менә яраткан апабызның бакыйлыкка күчүенә дә елдан артык вакыт узган. Мең рәхмәтлебез Сезгә, Рузилә апабыз!  Безнең рәхмәт сүзләре Сезнең рухыгызга дога булып барып ирешсен!
Гөлназ ИСКӘНДӘРОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ