Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар кабат бүләк отты

 «Татмедиа» брифинглар залында унынчы мәртәбә үткәрелә торган «Языл һәм от!» акциясе кысаларында бүләкләр уйнату узды.Белгәнегезчә, бәйгенең шартлары бик гади: «Татмедиа» җәмгыяте тарафыннан чыгарыла...

 «Татмедиа» брифинглар залында унынчы мәртәбә үткәрелә торган «Языл һәм от!» акциясе кысаларында бүләкләр уйнату узды.
Белгәнегезчә, бәйгенең шартлары бик гади: «Татмедиа» җәмгыяте тарафыннан чыгарыла торган газета-журналларның кимендә өчесенә язылырга һәм шул квитанцияне оештыру комитетына җибәрергә генә кирәк иде. Быелгы акциягә 178 кешедән гариза килгән. Шуларның уналтысына бүген бәхет елмайды: йон юрган, мультиварка, блендер, иттарткыч белән беррәттән төп приз – смарт-телевизор ияләре билгеле булды.
Шунысы игътибарга лаек: инде традиция буенча җиңүчеләр арасында безнең укучыларыбыз да бар. Бу бәйгедә катнашырга гариза бирүчеләрнең 54-е «Мәгариф», 38 кеше «Гаилә һәм мәктәп» журналларын алдыра.
Ә уңыш елмайган укучыларыбыз түбәндә: Актаныштан Юлия Мансурова, Казаннан Гөлшат Исмәгыйлева, Буадан  Гөлназ Җамалетдинова, Нурлаттан Нурания Галәветдинова һәм Гөлсинә Рәхмәтуллина. Котлыйбыз!
Башка укучыларыбызны да шундый акция-бәйгеләрдә активрак катнашырга чакырабыз.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ