Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар өчен беренче бөтенроссия конкурсы игълан ителде

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм TikTok педагог-укытучылар өчен беренче бөтенроссия конкурсын игълан итте.Конкурста мәктәп укытучылары, шулай ук Россиянең барлык төбәкләреннән педагогика югары уку й...

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм TikTok педагог-укытучылар өчен беренче бөтенроссия конкурсын игълан итте.
Конкурста мәктәп укытучылары, шулай ук Россиянең барлык төбәкләреннән педагогика югары уку йортлары һәм колледжлары укытучылары катнаша ала. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Конкурста катнашу өчен TikTok та үзенчәлекле һәм кызыклы видеороликлар төшерергә һәм бастырып чыгарырга кирәк. Видеороликлар кыска булырга тиеш. Жюри әгъзалары составындаTikTok һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре булачак.
Катнашучылар «Иң креатив укытучы», «Иң яхшы танып — белү видеоролигы» һәм «Укытучы-ачыш» номинацияләре буенча бәяләнәчәк.
Укытучылар өчен үткәрелгән бәйгедә 4 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр катнашырга була.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ