Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу аренасында туган фикерләр

Аралар шактый ерак дип тормадым, Казандагы 155 нче татар гимназиясендә үтәсе «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру» дигән Бөтенроссия экологик конференциядә катн...

Аралар шактый ерак дип тормадым, Казандагы 155 нче татар гимназиясендә үтәсе «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру» дигән Бөтенроссия экологик конференциядә катнашырга чакыру килгәч, кырык эшемне кырык якка ташлап булса да, очып диярлек килергә булдым. Елның-елында шактый фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырга туры килә. Арасында төрлесе була, ник алтындай кадерле вакытымны заяга уздырып, киләсе иттем икән дип үкенгәннәре дә очраштыргалый. Әмма инде унынчы тапкыр уздырылучы әлеге конференция бөтенләй башка, чөнки ул Казандагы 155 нче татар гимназиясенең визиткасы, педагогика фәннәре докторы, әлеге  конференцияне оештыру һәм уздыру буенча төп координаторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов тарафыннан оештырылган укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу аренасы дисәм, һич арттыру булмас. 

Мондый зур масштаблы эшне башкарып чыгу өчен, тулы бер команда эшли, аның составында  Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов, гимназия директоры Наил Равил улы Фазылов, оештыру эшенә тартылган 155  нче гимназия коллективы, мәгълүмати партнёр – “Мәгариф”  журналы.
Конференция ел да галимнәр катнашында уза. Ул укытучыларның фәнни яктан белемнәрен үстерү, мәгариф системасындагы кирәкле мәгълүматларны җиткерү, экологик юнәлештә тәрбия эше буенча тәҗрибә уртаклашу функциясен башкарып килә. Без, быелгы конференциядә катнашкан укытучылар, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Вазыйх улы Лотфуллинның “Белемнең яңартылган федераль дәүләт стандартлары шартларында экологик белем һәм тәрбия бирүне оештыру” темасына ясаган чыгышын йотлыгып тыңладык.

“Халыкның экология педагогикасы белемнәрен табигать белеме һәм гуманитар фәннәрне укыту барышында һәм сыйныфтан тыш тәрбия чараларында еш куллану кирәк. Нәкъ шундый белемнәр табигать дөньясы белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм бәйлелекләрне аңлата, табигый ресурсларны рациональ файдалануның фәнни нигезен тәшкил итә”, – дигән фикердә Җ.А.Хөсәенов. Шуңа күрә әлеге экологик конференция гуманитар фән укытучыларын да җәлеп итә. Дүрт ел рәттән инде Җәүдәт Абдуллович үзе оештырган конференцияләрдә миңа, татар теле һәм әдәбият укытучысына да, ике фән кисешкән уртак темаларга чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Быелгы чыгышымны үзебезнең М.Вахитов исемендәге гимназиядә экологик тәрбия эше торышына багышладым.
Моннан тыш, әлеге конференция Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның үзе кебек тырыш фикердәшләренең, үзе тәрбияләгән география фәне укытучыларының чыгышлары белән дә бик кызыклы һәм файдалы.
Бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган галимнең әлеге өлкәдәге эшчәнлеге, укытучылар белән берлектә уртак хезмәт сукмагы салуы һәм аларга шул юлдан барырга этәргеч бирүе – Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның тормыш кредосы. Мондый галим оештырган конференциядә катнашу – ул һәр укытучы өчен мәртәбә һәм профессиональ үсеш мөмкинлеге.
Энҗе НУРИСЛАМОВА, Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Альберт САБИР фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ