Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларны COVID-19 дан вакцинацияләү буенча карар чыкты

Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф профсоюзы мәгариф учреждениеләренең педагогика хезмәткәрләренә вакцинацияләүнең хокукый аспектлары буенча  аңлатмалар алуга Хезмәт министрлыгына рәсми...

Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф профсоюзы мәгариф учреждениеләренең педагогика хезмәткәрләренә вакцинацияләүнең хокукый аспектлары буенча  аңлатмалар алуга Хезмәт министрлыгына рәсми сорау юллаган иде.
Гамәлдәге законнар укытучыларга объектив сәбәпләр күрсәтелү шарты  белән профилактик вакцинациядән баш тартуына юл куя. Медицина каршылыклары булган очракта, хезмәткәргә прививка ясау катгый тыела дип күрсәтелә мөрәҗәгатьтә.
РФ Хезмәт министрлыгының җавап хәбәрендә эш бирүче,  вакцинациядән баш тарткан очракта, хезмәткәрне вазифасыннан  азат итәргә хокуклы түгел дип әйтелә. Министрлык башлыгы урынбасары Елена Мухтиярова имзасы куелган хат профсоюзлар порталында бастырылган.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Чыганак: Учительская газета

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ