Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт хакларының дәрәҗәсен контрольгә алачаклар

Тиздән ил төбәкләрендә педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсен күзәтү буенча эшче төркем төзелергә мөмкин. Бу хакта РФ мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина хәбәр итте.Дәүләт Думасының...

Тиздән ил төбәкләрендә педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсен күзәтү буенча эшче төркем төзелергә мөмкин. Бу хакта РФ мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина хәбәр итте.
Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты утырышында укытучыларга хезмәт хакының лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде. Шулай итеп, катнашучыларның берсе министр урынбасарыннан субъектларда педагогларның тиешле база окладына ярдәм итүгә юнәлдерелгән нинди дә булса гамәлләр күреләчәге белән кызыксынды.
 - Бүгенге көндә без коллегалар белән бу тема буенча фикер алышып кына калмыйбыз - без аны эшлибез. Бездә эшче төркем төзеләчәк, бүген инде хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәттәшләре белән аралаштык, без бу мәсьәләнең уңай һәм тискәре якларын да хәл итәбез , — дип җавап бирде Синюгина.

Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ