Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучының компетенциясен тикшерәләр

Бик якын арада укытучыларның компетенцияләрен тикшерү һәм күзәтеп тору мәсьәләсе  ахырына кадәр хәл ителәчәк. Бу турыда журналистларга КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ректоры Рә...

Бик якын арада укытучыларның компетенцияләрен тикшерү һәм күзәтеп тору мәсьәләсе  ахырына кадәр хәл ителәчәк. Бу турыда журналистларга КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ректоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте. 
Ректор  Казан федераль университетта булачак укытучыларны комптентлы якын килү (компетентностный подход) юнәлешендә эзерләүләре турында әйтте.  Рәдиф Җамалетдинов әлеге юнәлешнең  Россия Федерациясе дәрәҗәсендә кулланылуын әйтте.
– Укытучыларның компетенцияләрен тикшерү һәм күзәтеп тору күпмедер дәрәҗәдә хәл ителгән мәсьәлә. Бик якын арада ул ахырына кадәр хәл ителәчәк. Билигваль һәм полилингваль педагогик кадрлар әзерләү программасы проектында шулай ук бу мәсьәләгә караган чаралар кертелгән,- дип белдерде матбугат конференциясе спикеры.

Рәдиф Җамалетдинов бу юнәлештә үрнәк тәҗрибәләр барлыгын билгеләп үтте һәм Башкортостан Республикасында гамәлгә ашырылучы ысулны кызыклы дип атады.
Укытучыланың белемен күзәтеп тору мәсьәләсен бүген Татарстран Президнты күтәрде. ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында Рөстәм Миңнеханов укытучыларның компетенция паспортын булдыру һәм әлеге документны гамәлгә кертү буенча боерык бирде.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ