Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучының тышкы кыяфәте дә мөһим

Хөрмәтле мөгаллимнәр, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре!Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмебез - Укытучылар көне белән тәбрик итәм.Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң мөһим, җаваплы, саваплы һәм изге һөнәрләр...

Хөрмәтле мөгаллимнәр, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре!


Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмебез - Укытучылар көне белән тәбрик итәм.
Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң мөһим, җаваплы, саваплы һәм изге һөнәрләрнең берсе ул. Бүгенге көн укытучысы нинди? Ул - укучыларның белем алу эшчәнлеген оештыра белүче, тәвәккәл, заман белән бергә атлаучы, һәрбер яңалыктан хәбәрдар, югары әхлаклы, киләчәк буынның язмышы өчен җаваплы, әйдәп баручы һөнәр иясе, кызыклы шәхес. Укытучы булу - ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше.  Мөгаллимнең белем дәрәҗәсе генә түгел, тышкы кыяфәте, холкы, характер үзенчәлекләре дә балаларга зур йогынты ясый, шәхси үрнәге тормышта балаларга үз урынын табарга ярдәм итә. Үзе янып эшләсә генә, укытучы башкаларны да яндырып, алга әйди ала.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Сезгә иң мөһиме, сәламәтлек, имин тормыш, иҗади һәм һөнәри үсеш, яңа үрләр телим! Һәр көнегез матур, бәрәкәтле һәм нәтиҗәле узсын!

Рәхимә Арсланова, Казан шәһәре Совет районының “ Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия” директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ