Логотип Магариф уку
Цитата:

Сукбайлар да читтә калмаячак

Татарстан бөтенроссия җанисәп алу уздыруга әзер. Бу максатта  7108 язып алучы, 1185 контролер, 58 инструктор сайлап алынган. Әлеге җаваплы эшне оештыруда  8500дән артык кеше катнашачак.Язып...

Татарстан бөтенроссия җанисәп алу уздыруга әзер. Бу максатта  7108 язып алучы, 1185 контролер, 58 инструктор сайлап алынган. Әлеге җаваплы эшне оештыруда  8500дән артык кеше катнашачак.
Язып алучының таныклыгы (паспорт белән бергә күрсәтелә), зәңгәр сумкага салынган планшетлы компьютеры, жилеты, шарфы һәм фонары булачак. Быел бу эшкә беренче булып ихтыярыйлар (485 кеше) җәлеп ителәчәк. 1185 бинада җанисәп алу участоклары ачылачак.
Татарстан Хөкүмәте бинасында үткәрелгән брифингта журналистларга әлеге мәгълүматларны Татарстанстат идарәсе җитәкчесе Наталья Гатауллина җиткерде.

Җанисәп алу башлануга ун көн вакыт калды. Узган халык саны алудан унбер ел вакыт үтте. Әлеге елларда илебез шактый нык үзгәрде. Бу чара илебездәге гаиләләрнең көнкүрмешен, белем дәрәҗәсен, керем чыганагын, милли составын, кайсы телдә аралашуын ачыклау ягыннан бик зур әһәмияткә ия. Бу мәгълүматлар тулы булмаган гаиләләрне, ялгызы бала үстерүче аналарны төгәлрәк ачыкларга һәм аларга нәтиҗәлерәк булышырга ярдәм итәчәк, – дип сөйләде анда Н. Гатауллина.

Быелгы чараның үзенчәлеге шунда: беренче мәртәбә планшетлы компьютер кулланыла (бик сирәк очракта, компьютер эшләмәгән сурәттә генә кәгазь-каләм файдаланыла); җанисәп алуда дәүләт хезмәте порталы (онлайн форматта) аша, җанисәп алу участокларына барып та катнашырга мөмкин. Җанисәп алу барышында җанисәп алу кәгазьләренең өч төрле блангы кулланылачак. Л формасындагы бланк Россиядә даими яшәүчеләрдән белешмә җыюга исәпләнгән. Анда кешенең җенесенә, яшенә, ватандашлыгына, яшәү урынына, туган җиренә, милләтенә, белеменә, гаиләле булу-булмавына, керем чыганагына, мәшгульлегенә кагылышлы 23 сорау бар. П формасындагы бланк халыкның яшәү шартларын ачыклауны максат итеп куйган. Анда торак бинасының төзелгән вакытына, төренә, бүлмәләр санына, гомуми мәйданның күләменә, башка уңайлыклар булу-булмавына кагылышлы 10 сорау бирелә. В формасындагы бланк Россиядә вакытлыча торучы, башка илләрдә даими яшәүче кешеләр өчен. Анда кешенең җенесенә, яшенә, Россиягә килү максатыны, күпме вакыт яшәвенә кагылышлы 7 сорауга җавап бирәсе.
Ахырда журналистларны, сукбайлар җанисәп алуда катнаша аламы, җанисәпнең беренче нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак, җанисәп алу кампаниясенә катнашудан баш тартучылар булганда нишләргә уйлыйсыз, кебек мәсьәләләр кызыксындырды.
Җанисәп алуда, әлбәттә, сукбайлар катнаша ала. Бу җәһәттә безгә дини һәм социаль оешмалар ярдәмгә килә. Социаль оешма хезмәткәрләре гадәттә аларның җыела торган урынын яхшы белә. Җанисәпнең беренче нәтиҗәләре белән быелның декабрь аенда ук танышып булыр дип уйлыйм. Электрон чаралар ярдәменә җыелган мәгълүматларны гомумиләштерү кыен булмастыр шәт. Бездә элек тә мондый чарага катнашудан баш тартучылыр аз була иде. Бу юлы да андыйлар аз булыр дип уйлыйм. Бердән, дәүләт хезмәте аша файдалану мөмкинлеге зур уңайлылык тудыра, икенчедән, авыл җирендә яшәүче өлкән кешеләр компьютерны белеп бетермәсә дә, шәһәр кешеләренә караганда аралашучанрак; таҗлы вирус эләкмәгәе дип тә куркып торасы юк: язып алучыларның мотлак күпчелеге – ваксина ясаткан яки күптән түгел генә әлеге чир белән авырып алган кешеләр; моның өстенә алар битлек, пирчәткә кияргә тиеш, – дип аңлатты Наталья ханым.

Рәшит МИНҺАҖ

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ