Логотип Магариф уку
Цитата:

Ун-унбиш яшьлек уйлап табучылар

Ун-унбиш яшьлек уйлап табучыларТрактор, мотобуксир, җирдә һәм суда йөри торган катамаран, велочана, җил тегермәне, кар чистарткыч, кәрәздәге балны үлчи торган җайланма... Әлки районының Югары Әлморза...

Ун-унбиш яшьлек уйлап табучылар
Трактор, мотобуксир, җирдә һәм суда йөри торган катамаран, велочана, җил тегермәне, кар чистарткыч, кәрәздәге балны үлчи торган җайланма... Әлки районының Югары Әлморза укучылары ниләр генә уйлап тапмый! Яшь кулибинчылар иҗат җимешләре белән илкүләм бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулый. Моның кадәр идея аларга каян килә?
Иделия – идеяне тормышка ашыручы
Әлеге тугызъеллык мәктәптә нибары 23 укучы белем ала. Кайсыдыр мәктәпне мең баласы булса да белмиләр. Ә Югары Әлморза белем йортының даны еракларга таралган. Технология укытучысы Марс Нотфуллинның тырышлыгы бу. Ул, «Яшь техник» түгәрәге оештырып, укучыларны тормыш өчен кирәкле булган социаль проектларны гамәлгә ашырырга өйрәтә. Түгәрәккә 9 малай, 1 кыз йөри. Шул бердәнбер Иделия телефон өчен кесәгә сыярлык кына заряд җыйдырткыч уйлап тапкан. Аны ташландык принтер двигателеннән ясаган ул.
– Тимер эшеннән курыкмыйм. Безнең малайлар янында эшләү бер дә кыен түгел. Ә үзем гомерлек һөнәремне медицина белән бәйләргә җыенам, – ди Иделия.
Кызлар димәктән, мәктәпнең элекке укучысы, хәзер көллияттә белем алучы Резеда да бик күп проектларда катнашкан. Җирдә һәм суда йөри торган катамаран проектының җитәкчесе ул. Елгага кергән казларны куып чыгару өчен бик шәп нәрсә ясаганнар болар. Элек әбиләр, казларны судан чыгарып булмый, дип зарланса, хәзер авылда андый проблема юк. Мәктәпкә генә хәбәр итәргә кирәк. Медицина көллияте студенты Азалия исә мәктәп елларында «р» хәрефен әйтә алмаган сабыйлар өчен логопедик җиһаз уйлап тапкан. Азалия үз проекты җимешен сакаурак сөйләшкән балаларда сынап караган инде. Шуның белән кыз әлеге җайланманың сөйләмендә кимчелеге булган сабыйлар өчен файдасы зур икәнен раслаган.
Тимераяктан автомобиль
Кызлардан аермалы буларак, егетләр авыл хуҗалыгы өчен, көнкүрештә һәрдаим кирәк әйберләр ясарга яраталар икән.
– Беренче тапкыр тимераяклардан роллер ясаган идек. Аяк белән әйләндерәсең, таяклар белән этәсең. Шуннан соң балалар: «Абый, моңа мотор да, руль дә куйыйк әле», –
диделәр. Шулай итеп, мәктәпнең беренче автомобилен ясадык. Балалар шул «чудо техника»га багышлап хәтта шигырь дә чыгардылар, –
ди Марс Нотфуллин.
Физика кабинетындагы иске динамометрны чүплеккә ыргыткан булганнар. Аны Ленар Билалов табып, шуннан бал алу җайланмасы ясаган. Өстәвенә сәгать формасындагы үлчәү дә урнаштырган. Моның ярдәмендә хәтта кәрәздәге балны үлчәргә мөмкин. Бәйгеләрдә хөкемдарлык иткән Казан авыл хуҗалыгы академиясе белгечләре: «Бу егет безнең студент булырга тиеш», – дип, хәзер аның иҗатын күзәтеп торалар. «Минем кече Ватаным» бәйгесендә Ленар ясаган трактор беренче урынны алган.
Күптән түгел 5 нче сыйныф укучылары Илшат Минсафин белән Наил Сабиров, мотобуксир ясап, «XXI гасырның яшь техниклары» бөтенроссия фестивалендә җиңү яулаганнар.
– Бәрәңге утырткач, җирне шуның ярдәмендә эшкәртәсең. Гадәттә бит бәрәңге ике атнадан соң гына тишелә. Ә буразна өстеннән мотобуксир белән үткәч, алар берничә көн эчендә «борын төртәчәк». Безнең аны кулланып караганыбыз бар инде, – диләр алтын куллы егетләр. Аннан барысы беравыздан: – Марс абый өйрәтмәсә,
мондый уңышларга ирешә алмас идек, – дип өстиләр.
Кабатларга яратмыйлар
«Фанат, тимер җене кагылган, педагог-новатор, үзебезнең Кулибин». Марс Нотфуллин турында укытучылар да, авыл халкы да әнә шулай ди.
Иске мәктәптә остаханә оештырып, балаларны шунда җыйган ул. Иске тимер әйберләргә җан өрү, тактага көйдереп бизәкләр төшерү, яңа техника уйлап табу... Бу остаханәдә кемнең җаны нәрсә тели, ул шуны эшли ала. Мәктәпне ун ел элек тәмамлаган егетләр, яшьрәк авылдашларының уңышларын күреп, укытучыларына үпкәләп тә куялар, янәсе, «Нишләп соң безнең заманда мондый әйберләр ясатмадыгыз?» Ул вакытта дәресләрдә тимерне күп кулланырга рөхсәт ителмәгән шул. Ә хәзер «Яшь техник» түгәрәгенә андый чикләүләр юк. Аннан соң халыкның чүплеккә ташларга әзер булган иске техникасы, электрон җайланмалары да күбәеп китте бит.
Балалар буш вакытларында Марс абыйларының өенә дә килә. Аның гаражында мөмкинлекләр тагын да зуррак. Һәр сыйныфка алдан ук берәр двигатель әзерләп куя укытучы. Укучылар аны сүтә, яңадан җыя. Бер проектларын башкарып чыгу өчен, күрше авыллардан 11 дән артык ватык телевизор җыйган. Авыл халкы да иске тегү машинасымы, сепаратормы, суыткычмы, микродулкынлы мичме – барысын да Нотфуллиннарга китерә. Велосипед тәгәрмәчләре, иске чаңгыларның да кирәге чыга. Гаражда техниклар өчен чимал күп.
Балалар хакына дип тырышкан остазга бернәрсә дә жәл түгел. Туган көнгә дип җыйган акчасына бензопычкы алып кайтып, аны балалардан көйләтеп, үзләреннән үк кабыздырткан. Марс әфәнде үзе беренче тракторын 1995 елда җыйган булган. Шуннан моның «тәменә» кереп, укучыларын да мавыктырган. Бер елда балалар белән «Пчёлка» автомобиле ясаганнар. Ә «Универсал - 2» тракторын сафка бастырыр өчен, ике ел вакыт киткән.
– Идеяләр эш барышында туа. Башка нинди фикер килә, шуңа тотынабыз. Интернеттан карап, башкаларны кабатларга яратмыйбыз. Укучыларда кызыксыну уяту өчен, берәр яңалык өстим, дәресләрне уен белән аралаштырам. Аларга төрле күргәзмәләр оештырам,
викториналар үткәрәм. Балаларның арыганнарын күрсәм, рәхмәт әйтеп, канатландырып җибәрәм, –
дип сөйли Марс Нуруллович. – Үзем конструктор була алмасам да, балаларныкы алда әле.
Шул кечкенә генә мәктәп укытучылары гел авыл язмышы, анда туып үскәннәрнең киләчәге турында кайгыртып яшиләр. Бер елны Марс Нотфуллин җитәкчелегендә укучылар белән җәяүлеләр өчен күпер салганнар. Аңа кадәргесе аша үтеп-сүтеп йөрергә куркыныч булган. Хәзер бу урында буа ясап куйганнар. Яхшы эшне берәү башласа, башкалар дәвам итә, дип инана Марс әфәнде. Педагогның фикеренчә, бөтен кеше дә вузда укый алмый. Тормыш итәргә өйрәнсәләр, киләчәктә яшьләрнең үзләренә уңайрак булачак. Куллары эш белгән балалар, тора-бара тагын да шомарып, көн күрүдә
«5»легә укучыларны да узып китәләр.
Сәрия МИФТАХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ