Логотип Магариф уку
Цитата:

«Унбер» лицее «Татар теленнән кызыклы дәресләр өчен 45 уен» китабын чыгарган

«Уеннарның күпчелек өлеше инглиз телен укыту методикасыннан һәм татар фольклорыннан алынды», — диде Рашат Якупов.«Китапта татар теле дәресләрендә куллана алырлык 45 уенны тәкъдим иттек. Күпчелек дәрес...

«Уеннарның күпчелек өлеше инглиз телен укыту методикасыннан һәм татар фольклорыннан алынды», — диде Рашат Якупов.
«Китапта татар теле дәресләрендә куллана алырлык 45 уенны тәкъдим иттек. Күпчелек дәресләрне үзебез кулланып карадык. Аларның зур өлеше инглиз телен укыту методикасыннан алынды. Бер өлеше дәрескә яраклаштырылган татар милли уеннарыннан алынды. Татар фольклорына нигезләнгән үрнәкләр бар», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә татар теле укытучысы Рашат Якупов.
Китапны «Унбер» мәктәбенең татар теле укытучылары — Рашат Якупов, Гөлфия Габдуллаҗанова, Резидә Курамшина төзегән.
Рашат Якупов уен технологиясе дәресләр өчен уңышлы алым дип саналуын әйтте. «Дәресне кызыклы итү һәм өйрәнгән материалны кызыклы форматта кабатлау, үзләштерү өчен нәкъ менә уеннар үткәрергә кирәк. Алар материалны яхшырак истә калдырырга, кабатларга, татар телен яхшырак үзләштерергә ярдәм итә», — диде ул.
Китаплар татар теле укытучылары өчен семинарларда таратылган булган. Калган китапларны «Унбер» лицее оештырачак чараларда таратып бетерәчәкләр.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ