Логотип Магариф уку
Цитата:

Университет  ышыгындагы көллият

2011 елдан Саба аграр көллияте «Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт белем бирү учреждениесенең фән-мәгариф кластеры составына керә. Девизы: яңа статус – яңача фикерләү. Хакыйкый тормыш фә...

2011 елдан Саба аграр көллияте «Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт белем бирү учреждениесенең фән-мәгариф кластеры составына керә. Девизы: яңа статус – яңача фикерләү. Хакыйкый тормыш фәлсәфәсенең чынлыкта ничек тормышка ашырылуы белән танышырга теләсәгез, юк, университетка түгел, әлеге көллияткә килеп чыгыгыз.  Мин үзем монда совет белем бирү һәм тәрбия системасының ничек хәзерге заман технологияләре белән үрелеп баруын күрдем.
Иртә ят та иртә тор
Иртәнге сигезенче ярты. Бер төркем спорт киемендәге үсмерләр ихата буйлап йөгерә. Алар кебек үк спортчылар киемендәге  көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов язучы һәм  журналист Гөлсинә Галимуллина белән әңгәмәләшеп тора. Язучы ханым иртүк монда нишләп йөри дисәм, аның өчен бу табигый хәл икән. Язучы ханым иң яхшы укучы өчен исемле премия булдырган. Уку елы узган саен, бергәләп  бүләккә кандидатура сайлыйлар. Минем исәп керү имтиханнары белән танышу иде, сүзебез сәламәтлек темасына кереп китте. Моның сәбәпчесе директор үзе иде.
 – Кешенең төп йокы вакыты төнге 12 гә кадәр булырга тиеш, – диде Закирҗан әфәнде, иске авыздан яңа сүз дигәндәй. – Безнең укучылар бик иртә – кичке тугыз, унынчы яртыда ук йокларга ята, чөнки тулай торактан кичләрен чыгып йөрүчеләр юк. Ә кешенең иң актив вакыты – иртән, шуңа мөмкин кадәр иртә уянып, эшкә тотынырга кирәк.
– Имәндә икән чикләвек, –дим.  Ә директорның үз сүзе:
–Укучыларыбыз иртән торгач, җылы су эчәләр дә йөгерергә чыгалар. «Мин монда килеп, иртәләрен йөгерә башлагач, тәнемдә уңай үзгәрешләр күрдем. Минем тагын да күбрәк хәрәкәтләнәсем, йөгерәсем килә башлады. Матурлыкның нинди көч икәнен исбатлап күрсәтергә кирәк заман җитте», – ди Роберт исемле егет шушы уңайдан.
– Йөгереп кайткач, йога башлана, дип өзелгән сүзне дәвам итә директор. –  Йога – кан йөрешен активлаштырырга ярдәм итә. Бу иртәнге гадәтләрне үзем белән 16 ел элек үк алып килгән идем инде. Кайчандыр тормышымны үзгәрткән яшәү рәвеше ул. Кышын спортзалда шөгыльләнәбез. Кытай фәлсәфәчесе Конфуцийның кешегә бәхет китерә торган өч сыйфат турындагы сүзләрен ишеткәнегез бардыр: күңел аклыгы, тән сихәтлеге, акыл камиллеге. Менә шушы сыйфатларга ия кеше янында уңай энергия тарала да инде. Игътибар һәм уңай энергия җитми бит безгә!
КДУның фәлсәфә факультетын тәмамлап, фәнни коммунизм укытучысы дипломы алган җитәкченең  фикерләре белән килешми карасыннар!

Яшелчәсез аграрийлар
Гөлсинә ханым көллияткә бик күп алмагач, карлыган үсентеләре бүләк иткән булган. Коллектив аңа бүләк итеп Язучы аллеясы ясап куйган. Алмаларын авыл халкы да авыз итә, диләр. Ә минем аграрийлар әзерләгән җирдә тәҗрибә кишәрлекләре, түтәлләр, һич югы, теплица күрәсем килә.
– Безнең  яшелчә бакчасы юк, – ди директор, сораулы карашымны тотып алып. – Булдырырга омтылмыйбыз да. Булачак авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бер гектар җирдә казынып ятканчы, заман техникасы белән киң кырларда эш йөртергә өйрәнсеннәр, студентларыбызны зур хуҗалыкларга чын гамәли эшләр кылырга озатабыз. Анда алар кеше белән аралашырга да өйрәнә, хезмәт хакы да алалар. Чын практика узып, эшләренең нәтиҗәсен күргәч, укырга, һөнәр үзләштерергә стимул арта. Менә шунысы кадерле! Тормышка масштаблырак карарга күнексеннәр!
Россия командасы өчен – сабалылар
Һәр җитди оешмада булган «пятиминутка» Саба көллиятендә дә бар икән. Безнең  чорда аны  линейка дип йөртәләр иде. Хәзер дә шулай икән, тик заманчарак. Ул  актлар залында уза. Көн яңалыклары, укучыларның һәм укытучыларның туган көннәре билгеләп үтелә. Узган көндә дәресләрдә иң актив катнашкан студентларның фамилияләрен атап чыгалар. Анысы «укучылар рейтингы» дип атала икән. Фамилияләре иң еш искә алынучыларга көллият аерым премия бирә. Линейкадан соң һәр төркем концерт номеры күрсәтә.
– Чыгышларны әзерләргә үзем дә булышам. Биюләрне безнең математика укытучысы Шакирова Екатерина Викторовна куя, – ди Закирҗан Миңнемуллович. – Быелдан диплом проектларын да сыйныфларда гына түгел, сәхнәгә чыгып якларга булдык. Халык алдында чыгыш ясау тәҗрибәсе булсын дибез. Безнең укучылар көллияттән барысына да өйрәнеп чыгарга тиеш. Чөнки без аларның һәрберсен булачак җитәкчеләр итеп күрәбез. Ел саен яңа спектакльгә тотынабыз, аны үзебезнең көллият тормышына, заман сорауларына туры килерлек итеп үзгәртәбез. Быел «Мәхәббәт FM» спектаклен сәхнәгә чыгарып, күрше районнарга да барып куйдык. Без булган линейка тагын бер яңалык белән шатландырды. «Начинающий фермер» дөньякүләм бизнес-уенда Саба аграр көллият укучылары, Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясап, авыл хуҗалыгына караган бизнес-планнары белән финалга чыкканнар. Аңа өлеш кертүчеләрне дә бүләкләп уздылар.
 Үзең җыештырмасаң, әниең килә
– Беркөнне бер егетебез, өенә кайтып, әти-әнисе эштән кайтканчы, өйләрен ялт иттереп юып, җыеп чыккан. Шулкадәр тырышкан: кичен хәтта әти-әнисе шалтыратып рәхмәт әйтте. Соңгы араларда үз тирәңдә матурлык тудыру, уңай энергия туплау турында ныклы сөйләшүләр алып барган идек шул. Кешенең чистарынуы – табигый халәтенә кайтуы ул... Матурлык та – энергия. Көн саен торган өеңдә, укыган җиреңдә уңай энергия тудырмыйсың икән, син күңел төшенкелеге кичерәсең, энергияң юкка чыккандай була. Менә безнең уку йорты бик якты, чиста булганга энергиясе дә әйбәт. Матурлыкка омтылу эчке халәттәге уңай үзгәрешләр аша укучыларыбызның энергиясен яхшырта. Егетнең пөхтәлеккә омтылышы да – менә шуның чагылышы. Игътибар иткәнсездер, безнең бинада бер чүп савыты да юк. Горурланып әйтәм, көллиятнең өч ел элек укый башлаган яңа өлешендә һич  сыдырылган, җимерелгән җир күрмәссез. Укучыларның сакчыл карашы бу. Без шуңа өйрәнәбез.
Тулай торакта да чисталык мәсьәләсе бик кискен тора. Бүлмә җыештырылмаса яки раковина юылмаса, андагыларның әниләрен чакырабыз. Уллары яшәгән бүлмәне килеп, әти-әнисе җыештырырга тиеш була. Бу шул дәрәҗәдә хурлык санала.
Тыю – гөнаһ түгел, битарафлык – гөнаһ 
– Бездә укучыларның әти-әниләре дә ныклы тәртип яклы.  – Закирҗан Миңнемуллович шулай ди дә коридордан узып баручы студентны туктата. – Гөлшат, искә төшерик әле, соңгы тапкыр әти-әниләрне нинди очрак буенча чакырган идек?
– Бер бүлмәдә зажигалка табылган иде бит, – ди кыз. Гөлшат Павлова студентлар советы активистларының берсе икән.
– Бездә таләпләр шундый, спиртлы эчемлекләр эчү, тәмәке тарту тыела, бүлмәдә шырпы тотарга ярамый. Зажигалка артыннан башкасы, зарарлырагы да килеп керергә мөмкин бит аның, – дип аңлатып бирә директор. – Хәер, сез дөрес чамалыйсыз, кайбер әти-әнинең гамендә бала булмый. Ә без әти-әни белән бала арасындагы элемтәне ныгыту ягын карыйбыз. Иң зур байлыгыбыз – әти-әниләрнең безгә булган ышанычы.
Татар теле укытучысы Чулпан Кадыйрованың  улы шушы көллияттә укый икән.
– Казаннан кайтып, эшкә урнашкач, мондагы тәртипләргә үзем дә бик аптыраган идем, – ди ул. – Биредә начар укый  яки тәртип бозды, дип укучыны өенә куып кайтару юк. Беренче курста укучыларның өйләренә йөреп, андагы шартларны үз күзләребез белән күреп, танышып чыгабыз. Сер түгел, көллияткә балалар төрле гаиләләрдән килә. Бер сорау туарга мөмкин, студентлар үзләре моны ничек кабул итәләр соң? Аларның моңа канәгатьсезлек күрсәткән авыррак холыклылары да әкренләп күнә. Тормышта иң зур бәхет – кирәкле кеше икәнеңне тоеп яшәү. Без һәр адымда  аларның көллият өчен, җәмгыять өчен кирәкле кеше булуларын төшендерәбез.
 Игелек – игелек белән кайта
Бу уку йортындагы тәрбия фәлсәфәсенең тагын бер ягы бар. Ул – игелекнең үзеңә  әйләнеп кайтуын тою. Шуның өчен көллияттә Игелек көннәре билгеләнгән. Шимбә-якшәмбе ялгыз яшәүче әбиләргә төрле эшләрендә  булышалар. «Монда укый башлаганчы, мин дөньяга битараф йөргәнемне аңладым һәм кешеләргә ярдәм итәргә өйрәндем, – ди Гөлшат. – Олыларга булыша-булыша үзебезнең әти-әнигә карата да хөрмәт арта».
Ялгызлар башта: «Болар безне талап чыгарга йөрмиләрме?» – дип шикләнәләр, дип искәрттеләр XXI гасыр тимурчылары.
Бер гамәлең – мең бәладән коткарыр, диләр бит әле. Көллияттә ремонт эшләре барганда килгән ярдәмнәр халык сүзенең хаклыгын бер генә мәртәбә расламагандыр. Хәер, көллият үзе дә укучыларына карата шактый юмарт. Тырышып укыр өчен, төрле стимуллар булдырып кына тора. Балаларны көненә өч тапкыр уку йорты хисабына ашаталар. Ә моның өчен хөкүмәттән  бүленә торган акчаны җыеп, укучыларның үзләренә бирәләр. Студентка акча артык булмый ул!
Инстаграмсыз тормыш 
Саба аграр көллиятендә шундый-шундый тәртип кергән, дигәч, башта ышанмыйчарак тордык: биредә укучылар үзләренең Инстаграмдагы сәхифәләрен бетергәннәр!
– Балалар телефоннарны иртән тапшыралар, укулар беткәч, кичке якта гына алалар. Инстаграм сәхифәсен бетерү дә юкка түгел. Туктаусыз Интернетта утыруны  үзеңне бушка сату дип аңлатабыз. Үзләре белән сөйләшкәндә дә телефонны артык куллану файдалы эшләргә багышларлык вакытыңны, сәламәтлегеңне, игътибарыңны юкка сарыф итү дигән фикергә китерергә тырышабыз. Көрәшеп түгел, фикерләү аша килешергә тырышабыз андый чакта, – дип аңлата бу хәлләрне Закирҗан Миңнемуллович.
Ә менә директорның үз телефонына берөзлексез килеп торган шалтыратулар нык комачаулады безгә! Сөйләшү темасы һаман бер тирәдә: җәйгә эшчеләр сорыйлар, студентларын җибәрүне үтенәләр! Техникада эшләүчеләр, электриклар, төзүчеләр...
Студентлары, кая гына барсалар да, мактау хатлары белән кайталар.
ХАН алымы 
Әллә соң Сабада башка уку йортлары кичерә торган авырлыклар бер дә юкмы? Ышанмагыз! Монда да илдәге укыту-тәрбия системасындагы чатаклыклар бик шәп сиздерә.
– Кыйбласын югалткан, таяныр үзәге булмаган, үзләрен аңлый алмаган буынның балалары үсеп җитте, – дип саный озак еллар үз гомерен яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә биргән җитәкче. – Мәктәпләрдән елдан-ел авыррак балалар килә. Аларны үзебезнең кысаларга кертү җиңел түгел. Укыту процессын уңышлы алып барыр өчен, укытучыларның идея белән янып эшләүләре кирәк. Укытучы – иң көчле кеше. Пәйгамбәребез дә бит, Мәккәгә барган 600 мең кешенең алтысын – чын укытучыларны җәннәткә керерләр, дип ышандырган. Чын укытучы ул – 24 сәгать үз образыннан чыкмый торган мөгаллим. Ә андый укытучыны табуы җиңел түгел! Хәзер без үзебезнең көллиятне тәмамлаган, безнең тәртипләрне белгән кешеләрне генә укытучы итеп алырга тырышабыз. Мәктәпләргә күбрәк ир-ат укытучылар кирәк! Ир-ат булмаган җирдә тәртип кими.
Пандемия чорында күп кенә уку йортлары белем бирү процессын җайга сала алмый интекте. Безнең өчен бу катлаулы чор зур проблема тудырмады. Чөнки 2017 елдан ук Хан методы белән укыта башлаган идек инде. (Бу система консалтинг компаниясендә эшләгән 40 яшьлек Америка эшмәкәре Салман Хан исеменә бәйле. – Р.Х.) Ул алымның асылы шунда: укытучы үзенең лекциясен видеоформатта яздырып сайтка куя. Укучылар сайтка кереп аны тыңлыйлар, күчереп язалар һәм куелган сорауларга җаваплар әзерләп киләләр. Бу методның тагын бер уңайлы ягы шунда:  без өченче-дүртенче курста укучыларны тыныч күңел белән эшкә җибәрә алабыз. Чөнки алар Хан методы белән укуны дәвам итәләр, калдырган дәресләренең темасын үзләштереп килергә тулы мөмкинлекләре бар.
Директор дәресләре
Математика, икътисад белеме, рус теле кебек үк, көллияттә тормыш фәлсәфәсе дәресе дә бар! Ул фәнне көллият директоры үзе укыта.
Методик белем бирү кабинетының өстәлләрен түгәрәкләп тезгәннәр. Укытучы өстәлендә уңыш психологиясенә багышланган бик популяр китаплар ята. Монда һәр атнада һәрбер төркем белән фикерләүгә багышланган дәресләр уза. Төркемнән берничә укучы афоризмнар әзерләп керә. Аларны укыйлар һәм биредәге һәркем үз фикерен әйтә. Бу мәгънәле сүзләрне тормышта ничек кулланып булганын аңлата. Баш миләре гүләп эшли, фикер йөреше кызулана, кайвакыт бәхәсләр туа. Һәркем уйланырга һәм фикерен формалаштырып әйтергә тырыша. «Яшен иң биек агачны суга, димәк, тотынып торыр көчеңне барламыйча, артык өскә үрелергә ярамый...» «Үзеңне башкалардан өстен куйма. Өскәрәк менгән саен, егылып төшүләре кыенлаша...»
Фикерләү дәвам итә. Арада утыручыларның кайбер тискәре гамәлләре нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкинлеге дә җайлап кына әйтеп узыла, тормыш сабаклары да искә алына. Шулай бер-ике (кайвакыт аннан да күбрәк!) сәгать фикерләшеп, сөйләшеп утырганнан соң, директор фикер дилбегәсен үз кулына алып нәтиҗә ясый:
– Үз язмышыбызны үзебез язабыз. Монда баскан буразнагыздан чыкмаска тырышыгыз. Яшен сукканда да алган биеклегегезгә тугры калыгыз!
Раилә ХӘЯЛИЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ