Логотип Магариф уку
Цитата:

Уразага  23 мартта  керәбез

22 мартта кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае башлана, ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак. Мәчетләрдә бу намаз Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына, 23 мартта иртәнге намазг...

22 мартта кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае башлана, ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак. Мәчетләрдә бу намаз Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына, 23 мартта иртәнге намазга кадәр  сәхәр ашап, уразага ният кылына.
Бу хакта Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәраков белдереде. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр һәм Казыйлар шуралары тарафыннан быелгы фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме билгеләнде.
Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 454 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа белән  исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән – 800 сум. Моннан тыш, ураза тота алмаган һәм башка вакытта да аны каза кылып үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде.
2023 елда ураза 29 көн тотыла һәм 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Гает бәйрәме  21 апрель, җомга көнгә туры килә.

Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ