Логотип Магариф уку
Цитата:

Усали мәктәбендә – методик семинар

Мәктәбебездә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарларының «ФДББСны тормышка ашыру шартларында белем бирүнең уңышлы нигезе буларак педагогның һөнәри компетенциясе» дигән темага район семинары булы...

Мәктәбебездә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарларының «ФДББСны тормышка ашыру шартларында белем бирүнең уңышлы нигезе буларак педагогның һөнәри компетенциясе» дигән темага район семинары булып узды. Семинар кысаларныда методик күргәзмә оештырылды, ачык дәресләр, дәрестән тыш шөгыль, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтелде.
Люция Ясәви кызы Сабирҗанованың VIII сыйныфта уздырган математика дәресе «ЯКласс» белем бирү платформасын куллануга нигезләнсә, Гөлия Хәниф кызы Насыйбуллинаның V сыйныфтагы татар теле дәресе критик фикерләү технологиясенә корылган иде.

Дәрестән тыш шөгыль – ФДББСның төп шарты. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Шәйхатдәр кызы Аксакованың III сыйныфта уздырган «Мавыктыргыч математика» шөгылендә укучылар үзләренең зирәклеге һәм тапкырлыгы белән кунакларны таң калдырды.
Тарих укытучысы Лидия Семен кызы Константинова җитәкчелегендә X – XI сыйныф укучылары үзләренең «Тарих битләреннән. Бөек Ватан сугышы ветераннары –укытучыларыбыз» дигән темага проект эшләрен район кунаклары алдында якладылар.

Семинарның кульминацион ноктасы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Фәтхерахман кызы Фазылова җитәкчелегендә «Идут по войне девчата, похожие на парней» дигән исем астында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция булды. Укучыларның чын йөрәктән, горурлык хисе аша сөйләгән шигырьләре, башкарган җырлары семинарда катнашкан директор урынбасарларының күңелен әсир итте. Күпләр күз яшьләрен дә яшермәде.


Семинар укытучы һәм укучы бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп була дигән гомуми нәтиҗәгә белән тәмамланды.

Зөбәрҗәт ХӘЙБУЛЛИНА,


Мамадыш районы Усали урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ