Логотип Магариф уку
Цитата:

Утыз дүрт яшьлек хатын баласын җәберләгән

Татарстанның Әгерҗе районында яшәүче 34 яшьлек хатын яңа туган сабыен җәберләгән.Судта 2020 елның декабреннән 2021 елның апреленә кадәр хөкем ителүченең сабыйга карата рәхимсез булуы, аның педиатрга б...

Татарстанның Әгерҗе районында яшәүче 34 яшьлек хатын яңа туган сабыен җәберләгән.
Судта 2020 елның декабреннән 2021 елның апреленә кадәр хөкем ителүченең сабыйга карата рәхимсез булуы, аның педиатрга бармавы, балага дарулар, балалар ризыгы һәм кием-салым сатып алмавы ачыклана. Сабыйның антисанитариядә яшәве хәле начарлануга китергән. Моннан тыш, хатын-кыз йөкле  вакытта, спиртлы эчемлекләр дә кулланган.
28 апрельдә баланы гаиләдән алалар һәм хастаханәгә озаталар. Хатынга карата «балигъ булмаганны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган.
ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, суд карары гаепләнүчене 250 сәгатьлек төзәтү эшләренә хөкем иткән.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: pixabay

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ