Логотип Магариф уку
Цитата:

Вакытны балаларыбызга, оныкларыбызга сарыф итик

Җәмәгать, өйдә күбрәк утырган саен күбрәк уйланасың икән ул. Инде берүк, самоизоляция көннәрен исән-имин уздырып, тизрәк эшкә чыгарга, имин генә яшәргә язсын. Юкса, халкыма, шул исәптән шәһәрдәшләремә...

Җәмәгать, өйдә күбрәк утырган саен күбрәк уйланасың икән ул. Инде берүк, самоизоляция көннәрен исән-имин уздырып, тизрәк эшкә чыгарга, имин генә яшәргә язсын. Юкса, халкыма, шул исәптән шәһәрдәшләремә, кыен. Дөрес, юллар ябылганчы, кайберәүләр туган якларына, туган йортларына кайтып өлгергәннәрдер. Әмма кайтып сыеныр урыны булмаучылар да бар бит әле бу дөньяда. Андыйлар аеруча кыенлык кичерә бу көннәрдә. Туган ягыбызны сагынып кайткан кошларны да күрми, дүрт стена саклап ят әле...
Мәшәкате күп дисәгез дә, авылда рәхәт инде. Балалар, оныклар янда. Алар белән бергә үзебезчә, туган телебездә аралашасың, китаплар укып, гореф-гадәтләрне барлыйсың, җырлар тыңлыйсың, кыскасы, мәш киләсең. Кошлар сайравын тыңлый-тыңлый бакчада казынуы ни тора! Эшләгәнгә ишегалдында да эш бетмәгән. Иң мөһиме: кечкенәләребез, үзебездән үрнәк алып та, эшкә өйрәнеп үсәләр. Әби-бабаларыбызның йолаларын аңлатырга да мөмкинлек юк түгел. Ничек җирнең пешкәнлеген тикшергәннәр борынгылар, ничек иген чәчкәннәр? Саный китсәң, татар халкы элек-электән тырыш булган. Шуны раслаучы берсеннән-берсе мәгънәле мәкаль-әйтемнәре ни тора! Иренмә генә күрсәт, аңлат яшьләргә... Ә инде күмәкләшеп эшләгәннең кара икмәге белән сөтле чәе дә тәмле була табында, нәкъ җырдагыча. “Аерма мине туган илемнән, кара икмәгем, сөтле чәемнән...” Гаиләң белән бергә түгәрәк табын артында утыруы үзе күңелгә рәхәтлек өсти. Бер-береңне бүлдермичә рәхәтләнеп тыңлыйсың, гәп куертасың, һәрберсе күз уңында.
Һәрбер мөмкинлекне дөрес файдаланырга гына кирәк. Хөрмәтле милләттәшләрем, булган вакытыбызны балаларыбызга, оныкларыбызга сарыф итик, игътибарлы булыйк, әйтәсе сүзләребезне, бирәсе киңәшләребезне биреп, тулы гаилә булып яшик! Кичләрен бергәләп җырлар тыңлыйк, китаплар укыйк. Тәрбия нигезе гаиләдән тора, шуны онытмыйк. Һәр ирешкән уңыш - уртак шатлык! Сабыр-түзем булыйк!
Берүк Аллаһ исәнлек-саулыктан аермасын, яман чирләрдән сакласын, туган ягыбыздан мәхрүм итмәсен!

Рөстәм ГАНИЕВ, Бөтендөнья татар конгрессының
Түбән Кама бүлеге җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ