Логотип Магариф уку
Цитата:

Васил Шәйхразиев Яшел Үзәндә булды

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган эшлекле сәфәр бе...

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган эшлекле сәфәр белән Яшел Үзән шәһәрендә булды. Анда Биектау, Әтнә, Питрәч районнарыннан килгән кунаклар да катнашты.
Сәфәрчеләр иң беренче шәһәрнең 1 нче лицеенда булып, күпмилләтле мәктәп тарихы музее һәм  китапханә белән танышты. «Лицейчыларга укуда иң мөһим бурычыбыз физика һәм математика юнәлешендәге уңышлар гына түгел, гүзәл телебезне дә саклау дип әйтә киләбез, - диде лицей директоры Светлана Кудрявцева. – Эшебезне берничә юнәлештә алып барабыз.  Шәһәр тарихын, аның  күренекле шәхесләрен урап уза алмыйбыз. Аларның биографияләрен өйрәнеп,  очрашулар үткәрәбез. Нәтиҗәдә укучылар проектлар төзи. Әйтик, Каюм Насыйри музее белән актив элемтәдә торабыз.
Алга таба делегация «Йолдызлык  балалар бакчасында кунак булды. «Йолдызлык» ның телләрне өйрәнүдә үз программасы бар. Быел алар Россия Федерациясе  шәһәрләре арасында «Мәдәни күперләр» проектын гамәлгә ашыра башлаган. Аның ярдәмендә Самара, Киров, Ижевск  шәһәрләрендәге балалар бакчалары белән тел-күпер ярдәмендә элемтәгә чыккан. Максатлары – башка шәһәрләр белән дуслык элемтәләре булдыру,  татар мәдәниятен ныгыту, традицияләрен, милли уеннарын, бәйрәмнәрен популярлаштыру. Киләчәктә Санкт-Петербург, Краснодар, Владимирда яшәүче коллегалары белән дә элемтәгә чыгу.  Бу адымны кунаклар да югары бәяләде.
Алдагы тукталышта үз ишекләрен «Яшел Үзән театры» ачты. Биредә кайбер спектакльләрдән артистларның өс-киемнәре күргәзмәсе оештырылган иде. Шулай ук татар фольклоры мотивлары буенча куелган «Айлин белән Данияр» мюзиклыннан өзек тә күрсәтелде. «Коллективыбыз күпмилләтле һәм спектакльләребез дә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган, – диде бу уңайдан театр җитәкчесе Елена Антонова. – Театрыбызның репертуарында республикабызда яшәүче халыкларның мәдәнияте, традицияләре тәкъдим ителү белән горурланабыз. Рәхәтләнеп татар, рус, мари, чуваш, хәтта фин телләрендә җырлыйбыз.
Горький исемендәге мәдәни үзәктә делегатларны район учреждениеләре әзерләгән  күргәзмә каршы алды. Олы Ачасырда урнашкан Каюм Насыйри исемендәге архитектура- этнография комплексы хезмәткәрләре район җирлегендә үскән шифалы үләннәрдән чәй тәкъдим итте. Музей хезмәткәрләре аны нәкъ менә Каюм хәлфә рецепты  буенча әзерләгән.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «түгәрәк өстәл» дә шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Мәгариф , Мәдәният министрлыклары,  Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре, укытучылар катнашты. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге кысаларында эшне оештыру турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков чыгыш ясады.
                                                            Миләүшә ХӘМИТОВА

Фото: уasһel-uzan.ru

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ