Логотип Магариф уку
Цитата:

Васил Шәйхразиев “Белем” татар телен тирәнтен өйрәнүче күппрофильле мәктәп-интернат эшчәнлеге белән танышты

Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәрендәге “Белем” татар телен тирәнтен өйрәнүче полили...

Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәрендәге “Белем” татар телен тирәнтен өйрәнүче полилингваль күппрофильле мәктәп-интернат эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә конгрессның матбугат үзәге.
“Белем” татар телен тирәнтен өйрәнүче полилингваль күппрофильле мәктәп-интернат – татар, инглиз, рус һәм башкорт телләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән заманча белем бирү учреждениесе. Бу белем йорты реконструкциядән соң 2021 елда ачылган. Биредә 304 бала белем ала.

Нефтекама һәм күрше район укучылары белән шөгыльләнү өчен бу мәктәптә иң яхшы шартлар булдырылган. Милли Шура рәисе әлеге белем йортының якты, иркен татар теле кабинеты, робототехника сыйныфы һәм китапханә белән танышты. “Белем” мәктәбенең үз телевидениесе бар, шулай ук “Белем” дип исемләнгән газетасы да чыгарыла икән.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ