Логотип Магариф уку
Цитата:

Васыятьнамә язып – бүләк от

«Һәрбер татар үз васыятьнамәсен язган булсын иде» – Казанның 1 нче Азино бистәсендәге «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның изге максаты бу. Әнә шул нияттән чыгып, мәркәзебездәге «Гаи...

«Һәрбер татар үз васыятьнамәсен язган булсын иде» – Казанның 1 нче Азино бистәсендәге «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның изге максаты бу. Әнә шул нияттән чыгып, мәркәзебездәге «Гаилә» мәчете, татар дөньясында әле тәүге мәртәбә буларак, Татарстанның архив эшләре буенча дәүләт комитеты, «Мөселманнар» газетасы редакциясе белән берлектә, «Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз» дигән бәйге игълан иткән иде. Әлеге конкурска эшләр 21 гыйнварга кадәр кабул ителә, ә инде аңа йомгак 26 гыйнварда «Гаилә» мәчетендә ясалачак.
Исеменнән үк күренгәнчә, бу бәйгенең максаты – васыятьнамә язуның әһәмиятен милләттәшләребез аңына җиткерү, халыкка аны төзү үрнәкләрен тәкъдим итү. Чыннан да, васыятьнамәләр – килер буыннарга әйтер сүзебез, киләчәккә җиткерергә теләгән уй-фикерләребез, безнең хакта балаларыбыздан, оныкларыбыздан гына ишетеп беләчәк нәсел-ыруыбыз дәвамчылары өчен гаилә ядкаре.
Әлеге конкурста Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәгән һәркем катнаша ала. Конкурска аерым шәхесләрнең әдәби язмалары кабул ителми. Васыятьнамә шәхсән үзеңнеке булырга тиеш. Бәйге өч номинациядә: шигъри, чәчмә, публицистик язмалар арасында уздырыла. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Әлеге бәйгене үткәрү шартлары хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә уздырылган матбугат очрашуында сүз барды.

Таһир САБИРҖАНОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ