Логотип Магариф уку
Цитата:

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында 1000нән артык делегат катнаша

Казанның «Корстон» сәүдә үзәгендә тантаналы рәвештә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы ачылды. Чарада татар телен, милли мәгарифне, мәдәниятне саклау һәм үстерү максаты белән оештырылган проектлар,...

WhatsApp Image 2018-08-02 at 16.11.40 (1)Казанның «Корстон» сәүдә үзәгендә тантаналы рәвештә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы ачылды. Чарада татар телен, милли мәгарифне, мәдәниятне саклау һәм үстерү максаты белән оештырылган проектлар, чаралар турында чыгышлар яңгырады. Тәбрис Яруллин «Мин татарча сөйләшәм», «Татар дозор», «Печән базары» кебек чараларны башка төбәкләрдә дә оештыру тәкъдиме белән чыкты. «Әйдәгез, бу чараларны сезнең төбәктә дә оештырыйк. Без аның буенча инде бер китап яздык, сценарийлары да бар. Аны оештыручы кешеләр бар. Килегез, өйрәтеп җибәрәбез. Кирәк булса, сезгә барып, бергә оештырабыз. Бу чараларга кушылырга гына кирәк», - дип, форумның чит төбәкләрдән килгән вәкилләренә мөрәҗәгать итте ул.WhatsApp Image 2018-08-02 at 16.11.42 (1)


Чараның пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин катнашты.


Пленар утырышның беренче өлеше милләтебезнең гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Чараның икенче өлеше 3 август көнне үтәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ