Логотип Магариф уку
Цитата:

Валерий Фальков: "Челтәрле университетларның әһәмияте арта"

Казанда узучы «Киләчәкне формалаштырып» халыкара форумында Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков үз чыгышында әлеге зур масштаблы эшне башкарып чыгуы өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехан...

Казанда узучы «Киләчәкне формалаштырып» халыкара форумында Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков үз чыгышында әлеге зур масштаблы эшне башкарып чыгуы өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм оештыручыларга аерым рәхмәт сүзләрен белдерде.

«Чынлыкта мондый халыкара форумнарның әһәмияте бик зур, алар безнең киләчәккә кирәкле булган юнәлешләрне билгелиләр. Июль аенда Мәскәүдә «Россия – Африка» мәгариф хезмәттәшлегенә багышланган форум узачак, сентябрь аенда Шанхай бишлегенә кергән илләрнең мәгариф министрлары катнашындагы форум уздырылачак»,  – дип белдерде.
Фальков Россия югары белем бирү системасы дөньяга ачык һәм чит илләрдән килгән студентларга да игътибар бирә дип тә ассызыклады. Ул шулай ук дөньякүләмендә Челтәрле университетларның да популярлыгы артуын әйтте. Һәм Россия әлеге юнәлештә аеруча яңа алымнар кулланучы ил буларак аерылып тора диде.

Фото: shaimiev.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ