Логотип Магариф уку
Цитата:

Ягымлы тавышы белән күңелләребезгә ачкыч тапты

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбендә озак еллар мөгаллимлек итте ул. Бүгенге көндә  Инде лаеклы ялда.1993 елда тәүге тапкыр белем йорты тупсасын атлап кердек. Уку елы башланганчы ук безне «...

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбендә озак еллар мөгаллимлек итте ул. Бүгенге көндә  Инде лаеклы ялда.
1993 елда тәүге тапкыр белем йорты тупсасын атлап кердек. Уку елы башланганчы ук безне «өйрәнчек»кә җыйдылар. Заманча әйткәндә, әзерлек курслары. Беренче укытучыбыз Гөлнур Шамил кызы Мөхәммәтҗанова белән шунда таныштык. Әлеге күрешүдән үк ул ягымлы тавышы, матур сөйләме, барыбызга да бердәй карашы белән игътибарыбызны җәлеп итте. Башлангыч белем алу дәверендә Гөлнур апаның бер тапкыр да тавыш күтәргәне булмады. Андагы сабырлыкка таң калырлык. Һәр дәресен үзенчәлекле бирә белде. Миңа шәхсән табигать белеме нигезләре аеруча истә калган. Гербарийлар ясавыбыз, төрле сәяхәтләргә чыгуыбыз әле кичә генә кебек. Җәйге каникул чорында мәктәп яны «Дуслык» лагере оештырыла иде. Анда да педагогыбыз белем йорты территориясе белән генә чикләнмәде. Якындагы Алан, Арташ авылларына, Ханнар зиратына җәяүле экскурсияләр ясый идек. Берсендә, Урта Кирмән авылының «Пакшин очы» ягында, тау астыннан саркып чыккан чишмәне чистарттык. Өйдән көрәк, торба, шифер кисәкләре алып килеп, матур гына эшләп куйдык. Аңа лагерь исемен – «Дуслык чишмәсе» дип кушкан хәтердә. Әнә шул рәвешле юлчылар һәм көтүчеләр өчен су алырга кулай урын барлыкка килде. Сүз уңаеннан, тагын бер кызыклы фактны искәртеп узасым килә. Мәгариф өлкәсенә кадәр Гөлнур апабыз шәфкать туташы булып эшләгән. Мин бу дөньяга килгәч тә, медицина китапчыгыма тәүге язмаларны нәкъ менә язмам герое калдырган. Димәк, без аның белән шул заманнардан ук таныш булып чыгабыз.

Мөхәммәтҗановлар – авылда да  үрнәк гаиләләрнең берсе.
Илгиз Фазылҗан улы – шулай ук безнең укытучыбыз. Хезмәт, җыр, рәсем фәннәреннән белем бирде. Гөлнур апа белән игелекле балалар тәрбияләп үстерделәр.
Якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан Гөлнур Шамил кызын һәм Урта Кирмән урта мәктәбенең барлык мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә, шәхси тормышларында уңышлар телим!
Илнур ЮНЫСОВ,

«Мамадыш дулкыннары» телевидениесе журналисты.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ