Яман шеш белән авыручыларга «Спутник V» белән прививка ясарга рөхсәт ителә

«Спутник V» — иң күп тикшерелгән вакцина, онкологик авыруларга аның белән прививка ясатырга мөмкин, диде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Каприн. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Спутник V» — иң сыналган прививка һәм без аны онкология белән авыручыларга ясыйбыз. Моннан тыш, инструкциядә «Спутник V» вакцинасына каршы күрсәтмәләр юк, шуңа күрә моны кыю рәвештә куллана алабыз», — диде Каприн. 

Аның сүзләренә караганда, прививка пунктларында булганда күп кенә кеше онкологик авырулары барлыгын әйтмәгән һәм прививкалар ясаткан. Прививкадан соң ачар реакцияләр булмаган, ди табиб. 

«Татар-информ»

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.