Логотип Магариф уку
Цитата:

Яман шештән ничек сакланырга?

Халык телендә «өч хәреф» дип йөртелүче әлеге авырудан интегүчеләр: «Ходай бу чирне дошманыма да язмасын», – дип тели. Сүзебез рак, яман шеш авыруы хакында. Тормышыбызга көннән-көн тирәнрәк үтеп керә б...

Халык телендә «өч хәреф» дип йөртелүче әлеге авырудан интегүчеләр: «Ходай бу чирне дошманыма да язмасын», – дип тели. Сүзебез рак, яман шеш авыруы хакында. Тормышыбызга көннән-көн тирәнрәк үтеп керә барган бу куркыныч чир хакында сөйләргә яратмасак та, «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә республикабызның бер төркем онкологлары катнашында булып узган матбугат конференциясе тулаем бу яман чиргә каршы көрәш профилактикасы проблемаларын яктыртуга багышланды. Моның хикмәте шунда: иртәгә, ягъни 4 февральдә, Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне билгеләп үтеләчәк.

Халыкара яман шеш авырулары союзы тарафыннан 2005 елдан башлап 4 февральдә төрле чаралар оештырыла. Алар киң җәмәгатьчелекнең игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтү һәм халыкка авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч, киң таралыш алуы турында искә төшерү максатын күз уңында тота.
Чыннан да, яман шеш организм өчен шунысы белән куркыныч: ул башка органнарга күчеп, аларда да метастаза барлыкка китерә. Ул кан тамырлары, лимфа төерләре аша бөтен организмга тарала һәм аны берничек тә, химик препаратлар белән дә дәвалап бетереп булмый.  

Ямаш шеш авыруы, үлем-китем сәбәпчесе буларак, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кала икенче урында тора. Статистика күрсәткәнчә, дөньяда ел саен 9 миллион кешедә яман шеш чире табыла һәм 6 миллионга якын кеше яман шештән үлеп китә икән. Безнең республикада да яман шеш статистикасы шактый аянычлы. Бездә рак авыруы диагнозы куелганнарның саны 115 мең кешедән артып китә. Шулардан 2596 сында узган елдагы диспансерлаштыру барышында ачыкланган.
Яман шеш авыруының иң куркыныч ягы шул: башлангыч стадиядә аның бернинди билгеләре дә булмый диярлек. Шунлыктан авыруны башлангыч чорында бары тик тикшеренү узган очракта гына ачыкларга була. Ни кызганыч: табибларның күпме генә аңлату эшләре алып баруларына да карамастан, күпләр сәламәтлекнең иң зур байлык икәнлеген авырый башлагач кына аңлый. Ә яман шеш үзен сиздерә башлагач инде соң була. Шуңа да һәркем диспансерлаштыру үтүгә җитди карарга тиеш. Бигрәк тә 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен диспансерлаштыру узу аеруча мөһим. Хәер, бу авыруның яше юк, ул яшьләр, хәтта балалар арасында да очрый. Диспансерлаштыру барышында флюорография үтүгә, хатын-кызлар маммография узуга, гинекологка күренүгә аеруча җитди карарга тиеш. Чөнки шеш күп очракта нәкъ менә әлеге тикшерелүләр барышында ачыклана.  
Бүгенге көндә яман шешнең 100 дән артык төре билгеле. Чирнең иң күп өлешен тән тиресе яман шеше тәшкил итә. Ул бигрәк тә хатын-кызларда очрый. Төп сәбәбе – кирәгеннән артык кояшта кызыну. Яман шеш статистикасының икенче баскычында үпкә яман шеше тора. Бу әгъзада рак күзәнәкләре аеруча актив үрчи, кан әйләнешенең тизлеге аларның тиз таралуына китерә. Әлеге чир тәмәке тартучыларда һәм хроник бронхитлыларда еш очрый. Өченче урында – сөт бизләрендәге яман шеш. Ул күбрәк хатын-кызларның репродуктив органнарында гормоннар эшчәнлеге бозылуга бәйле. Юан, туры эчәклекләрдә һәм хатын-кызларның җенси органнарында яман шеш авырулары да еш очрый. Беренче очракта чир күпчелек дөрес тукланмау аркасында килеп чыкса, икенчесендә шешкә “гомер” бирүче папиллома вирусы сәбәпче булырга мөмкин. Шуңа да һәр хатын-кызга елына ике тапкыр гинекологка күренү мәҗбүри. 
Әгәр тән температурасы айдан артык 37 – 37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса,   кичекмәстән онкологка күренергә кирәк, дип искәртте бүгенге матбугат конференциясе спикерлары.
Таһир САБИРҖАНОВ
Альберт САБИР фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ