Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш мәктәбенең үрнәк алырдай уңышлары

Бүген безнең Яңа Арыш урта мәктәбендә дә укучылар, укытучылар, чакырылган кунаклар, әти-әниләр Белем көнен бәйрәм итәргә җыелды. Әлбәттә, чара санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килерлек итеп оешты...

Бүген безнең Яңа Арыш урта мәктәбендә дә укучылар, укытучылар, чакырылган кунаклар, әти-әниләр Белем көнен бәйрәм итәргә җыелды. Әлбәттә, чара санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килерлек итеп оештырылды.

Бәйрәмне ачып җибәреп, мәктәп директоры буларак, узган уку елына кыскача гына йомгак ясадым. Санап карасаң, ирешелгән уңышларыбыз шактый. IX сыйныфны 5 укучы тәмамлап, барысы да аттестат алды. Шунысы куанычлы: аларның икесе укуларын Балык Бистәсе агротехник техникумында дәвам итәргә булды. Димәк, аларның киләчәк язмышын авыл җире белән бәйләүләренә өмет бар.
XI сыйныфлар турында аерым әйтеп үтәргә кирәктер. Мәктәпне 6 укучы тәмамласа, шуларның дүртесе – Бердәм дәүләт имтиханнарын, ә икесе дәүләт чыгарылыш имтиханнары тапшырды. Фирдүс Миңнәхмәтов химия фәненнән – 95, Рәҗәп Вәлиев җәмгыять белеменнән – 81, рус теленнән 80 балл җыйды. Бу ике укучыбыз медалистлар булу белән бергә, Бөтенроссия һәм республика буенча фән олимпиадаларының муниципаль этабында күп мәртәбәләр җиңүче һәм призлы урыннар яулаучы булдылар. Быел мәктәбебез 21 призлы урын алса, шуның тугызы – шушы ике егетнең ирешкән нәтиҗәләре. Фирдүс Миңнәхмәтов «Олимпка юл» республика олимпиадасында химия фәненнән дә призлы урын алган иде.

Әлбәттә, укучыларыбызның мәктәптә һәм сыйныфтан тыш чараларда да бик актив катнашулары – безнең өчен сөенечле хәл. Әнә Диләрә Миңнәхмәтова, табигатьне саклауга багышланган республикакүләм «Эко-ёлочка» конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе буларак, Казан шәһәрендә булган бүләкләү тантанасында катнашты, Зөһрә Миңнәхмәтова VIII «Кеше һәм космос – 2021» республикакүләм укулары җиңүчесе дип танылды, республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән бәйгеләрдә «Милли кием» номинациясендә Миңнәхмәтова Диләрә – җиңүче, Диләрә Галимова - призлы урын иясе, «Минем курчагым» номинациясендә Алия Имамиева җиңүче булдылар. Биредә барлык ирешелгәннәрне санап бетереп булмый, әмма укучыларыбызның татар шагыйрәләре белән «Аулак өй-баттл» ярышында җиңеп, Казанга финалга чакырылулары, алып баручының ярдәмчеләре булган Диләрә Галимова, Сәмир Гобәевларның Норлат шәһәренә кадәр баруларын һич әйтми мөмкин түгел.

Кыскасы, бүген тәүге тапкыр мәктәбебез ишеген ачып кергән беренче сыйныф укучыларына үрнәк алырлык өлкән абый-апалары күп бездә.
Соңыннан килгән кунаклар, ветеран укытучылар әти-әниләр, укучыларга яхшы укуларын, тәрбияле булуларын теләп, үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Дамир НӘБИУЛЛИН,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ