Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арышта «Белем иленә сәяхәт» атналыгы

Хәзерге заман мәктәбенең төп бурычы – уйларга һәм фикер йөртергә сәләтле буын тәрбияләү. Безнең Яңа Арыш урта мәктәбендә уку-укыту тәрбия эше белән үрелеп бара. Баланың иҗатын, сәләтен һәрьяклап үстер...

Хәзерге заман мәктәбенең төп бурычы – уйларга һәм фикер йөртергә сәләтле буын тәрбияләү. Безнең Яңа Арыш урта мәктәбендә уку-укыту тәрбия эше белән үрелеп бара. Баланың иҗатын, сәләтен һәрьяклап үстерүдә фән атналыклары зур урын алып тора. Шул максатны күздә тотып, без, башлангыч сыйныф  укытучылары, «Белем иленә сәяхәт» дип аталучы атналык үткәрдек.
Атналыкта фән олимпиадаларында үз көчеңне сынарга да, үзеңнең җырга-моңга сәләтле икәненеңне дә күрсәтергә мөмкин иде. Укучыларыбыз математика, әйләнә-тирә, рус теле фәннәре буенча көчләрен сынады.
Экологик темага да зур игътибар бирергә тырыштык. 3 нче сыйныф укучылары «Табигатьнең дуслары булыйк!» дигән темага мини-спектакль күрсәттеләр. «Кошларны кышын ашатыгыз» дигән акция үткәрелде. Укучыларыбыз кышлаучы кошларга җимлекләр куйды.

Бүгенге заман кешесе нинди ситуациядә дә югалып калмаска, тормышта килеп чыккан проблемаларны чишә алырга тиеш. Ә шундый укучылар тәрбияләү – бүгенге заман укытучысының бурычы. Атналыкта шул максатны күздә тотып, «Уйла, яз һәм тикшер» дигән исем астында кроссвордлар чиштек, табышмаклар, шарадаларга җаваплар таптык. Бүгенге тормыш өчен логик фикерләүнең әһәмияте зур. Шуны искә алып, логик фикерләүгә багышланган викторина үткәрелде. 3 нче сыйныф укучысы Алия Имамиева, 4 нче сыйныф укучыларыы Диләрә Галимова белән Рәсүл Мөхәммәтрәхимов логик фикерләүгә иң оста, сәләтле укучыларыбыз итеп танылды.
2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булганлыктан туган телебезгә игътибарны тагын да арттыра төштек. Татар халык җырларын, биюләрен, шигырьләрен өйрәтеп, укучыларыбызда туган телгә ихтирам, хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз.
«Хикмәтле дә син, туган телем – татар теле» дигән әдәби музыкаль кичәдә укучыларыбызның татар халык биюләрен башкаруы, туган телгә багышланган җырлар җырлавы, туган телгә багышлап, шигырьләр сөйләүләре аларның телгә булган ихтирамын, хөрмәтен күрсәтте.
Бала татар халкының милли киемнәре турында белеп үсәргә тиеш. Татар халкының милли киемнәре – калфак, түбәтәйләрдә милләт тарихы яши. Шул уңайдан «Калфакларда – милләт тарихы» дигән уен-викторина үткәрдек. Шунысы сөенечле: түбәтәй, калфаклар турында әби-бабаларыннан сорап, мәгълүмат алып килүчеләр дә, әбиләре сандыгында сакланган кадерле ядкарьләр: чигүле сөлге, кулъяулыклар алып килүчеләр, аларның тарихы турында белүчеләр дә булды арабызда. Хәзерге заманда матур язу төшенчәсе югалып бара сыман. Ни өчен дигәндә, күп нәрсәләр компьютерда языла. Әмма хәрефләрне энҗе бөртеге шикелле тезеп, дөрес һәм чиста язу традициясе безнең мәктәптә югалмады әле. Шуны күздә  тотып, «Иң чиста дәфтәр конкурсы» үткәрдек. Бу конкурста Рәсүл Мөхәммәтрәхимов белән Зәйнәп Мөхәммәтрәхимова дөрес һәм матур язулары белән үрнәк булдылар.
«Мәрхәмәтлелек көне»ндә, инвалидлар ункөнлеге икәнен истә тотып, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә җылылык өләшергә тырыштык. 1 нче  сыйныф укучылары белән бергә Раил абый Хәйретдиновның һәм аны тәрбияләүче Гөлсинә апаның хәлен белеп кайттык. Аларга үз кулларыбыз белән ясаган открыткалар бүләк иттек.
Айгөл ВӘЛИЕВА,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ