Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел күчтәнәче белән бүлешәм

Яңа елдан әллә ни могҗизалар көтмәсәк тә, була икән алар. Бәйрәмне каршылап, берничә көн үткәч, төгәлрәк әйтсәк 4 нче гыйнвар иртәсендә, салютлар да тына төшкәч (ул көннәрне шәхси секторда салют, пета...

Яңа елдан әллә ни могҗизалар көтмәсәк тә, була икән алар. Бәйрәмне каршылап, берничә көн үткәч, төгәлрәк әйтсәк 4 нче гыйнвар иртәсендә, салютлар да тына төшкәч (ул көннәрне шәхси секторда салют, петарда астында гына яшәдек), халык та тынычлана башлагач безнең урамда ике кечкенә көчек хасил булды. Бик кечкенә дисәм дә була, ике каралы-аклы мамык йомгак көне буе урамның бер башыннан икенче башына килеп сарды. Аларны куарга маташкан зуррак этләрдән машиналар астына кереп качтылар, кемнәрнең капка аслары ачык, шунда кереп тә посмакчы булдылар. Ләкин бер җирдә дә аларга ачык чырай күрсәтеп, сыену урыны тәкъдим итүче булмады. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә болар инде аналарыннан, хуҗаларыннан качып чыгып киткәннәр дә, тиздән табып алып, алып китәрләр дип өметләнгән идем. Ләкин кич җитте, караңгы төште, көчекләр безнең капка төбенә хәлдән таеп аудылар. Күрә торып, җан ияләрен интектереп булмый бит инде, алып кереп, үзебезнең эт янына ояга куярга туры килде. Безнең эт алай каршы килмәде, ләкин төнне басып, тышта үткәрде, тегеләр янына кермәде. Икенче көнне вакытлыча тагын бер оя әзерләргә туры килде.
Көчекләр ниндидер токымлы дип әйтә алмыйм, ләкин бик матурлар, бик акыллылар. Командаларны аңлый торган менә дигән сакчылар булып үсәчәкләр. Икесе дә малай. Яңа хуҗалары үзләре исем табар дип, берсе «буйлы», берсе «бәләкәй» дип кенә йөртәбез. Бу фотоларда алар бездә барлыкка килүнең икенче көнне генә, хәзер инде исәйделәр.
Яхшы күңелле, эт җанлы кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә: урнаштырыйк әле шушы батыркайларны яхшы кулларга! Шундый зур шәһәребездә ике сәламәт, акыллы көчеккә урын табылырга тиеш бит инде?!
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ