Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елда - яңа уенчыклар

Азнакай балалар бакчаларына йөрүче нәниләр ел саен Яңа елны депутат абыйлар бүләк иткән яңа уенчыкларга сөенеп каршылый. Матур традициягә әверелгән бу чара «Балалар бакчасына уенчык бүләк ит» проекты...

Азнакай балалар бакчаларына йөрүче нәниләр ел саен Яңа елны депутат абыйлар бүләк иткән яңа уенчыкларга сөенеп каршылый. Матур традициягә әверелгән бу чара «Балалар бакчасына уенчык бүләк ит» проекты кысаларында башкарыла. Ул балалар бакчаларында тагын да уңайлырак шартлар тудыруны күздә тота һәм күпмедер дәрәҗәдә еллар буена моңа үз өлешен кертә килә. Чөнки баланы рухи яктан бай, әхлаклы итеп тәрбияләүдә уен, уенчык иң үтемле чараларның берсе булып тора. Әлеге акцияне балалар гына түгел, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә хуплап көтеп ала. Иңнәренә уенчыклар тулы капчык асып килгән Кыш бабайны кем генә көтмәс икән?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ