Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Кенәр мәктәбе исемен үзгәрткән

Арча районындагы Яңа Кенәр мәктәбен «Мәгариф» журналы бар җиһанга танытты, күрәсең. Ник дисәгез, журналыбызның быелгы июнь санында әлеге мәктәп коллективының алдынгы педагогик эш тәҗрибәсен шактый тул...

Арча районындагы Яңа Кенәр мәктәбен «Мәгариф» журналы бар җиһанга танытты, күрәсең. Ник дисәгез, журналыбызның быелгы июнь санында әлеге мәктәп коллективының алдынгы педагогик эш тәҗрибәсен шактый тулы яктырткан идек. Югыйсә бу мәктәп безнең мактауларга артык мохтаҗ да түгел шикелле. Бай тарихлы, үзенчәлекле традицияләре, йөзек кашына торырдай мөгаллимнәре, һәр өлкәдә Арча районы данын республика, ил күләмендә яклый алырдай укучылары булган уку йорты ул. Беренчедән, Яңа Кенәр мәктәбе – Арча төбәгендәге авыл мәктәпләре арасында иң зурысы: укучылары гына да 300 тирәсе. Икенчедән, бу мәктәп быел көзгә үзенең 100 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыена. Өченчедән, Татарстандагы күпме мөгаллимнәр арасында бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган укытучы Яңа Кенәр мәктәбенеке. Стелла Зәки кызы Габдрахманова ул. Әле ул гына түгел: бу мәктәп укытучылары арасында РСФСРның атказанган укытучысы Рәгыйб Усман улы Халитов, Татарстанның атказанган укытучылары Хәбир Фәйзрахман улы Габдрахманов, Рәфыйк Гатаулла улы Гатауллин, халык мәгарифе отличниклары бар.

Мәктәпнең бүгенге коллективы үз остазларын онытмый, аларны олылый белә, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияли. Әйтик, узган ел безнең «Мәгариф» журналы оештырган «Авыл укытучысы-2020» конкурсында Яңа Кенәр мәктәбеннән икәү: физика укытучысы Таһир Фида улы Сәмигуллин белән химия укытучысы Алия Илсур кызы Нургалиева катнашты һәм иң кызыгы шунда: аларның икесе дә бәйгенең I турында «Мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр» дигән темага эсселарын Стелла ханым Габдрахмановага багышлаган иделәр. (Аларның бу язмалары белән безнең сайттан укып таныша аласыз, ә Таһир Сәмигуллинның язмасы исә хәтта «Мәгариф»нең узган елгы август санында да басылып чыккан иде.)
Журналыбызның июнь аендагы санында Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгъзам Әдһәм улы Гайфуллин мәктәпләренә юбилей елында Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәки кызы Габдрахманова исемен бирү мәсьәләсен уңай хәл итүләрен әйткән иде. Укытучыларның җәйге отпуск чоры дип тормаганнар: бу эшне ахырынача «рәсмиләштереп» тә куйдылар.

Яңа Кенәр урта мәктәбе моннан берничә ел элек лицей статусында да эшләп алган иде. Ә инде бүгеннән ул «Социалистик Хезмәт Герое С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе» дип йөртеләчәк. Бу уңайдан Яңа Кенәр мәктәбендә тантаналы чара булып узды.  
 
Исем тактасын ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов, бу вакыйганың төп сәбәпчесе булган Стелла Зәки кызы Габдрахманова үзе дә катнашты. Тугызынчы дистәсен ваклаган Стелла ханым бүгенге көндә Яңа Кенәр авылында яши.  

«Мәктәбебезгә әлеге исем бирелү, бер яктан, чиксез горурлык булса, икенче яктан, зур җаваплылык та. Шундый хөрмәтле кешенең исеменә тап төшерми, белем учагыбыз гел югары баскычларга гына күтәрелер, дип ышанып калам. Мәктәбебездә бүген дә Стелла Зәкиевна үрнәгендә эшләүче укытучылар хезмәт куя. Димәк, мәктәбебез киләчәктә дә остазыбыз кебек танылган һәм данлыклы булыр», – дип чыгыш ясады тантанада мәктәп директоры Әгъзам әфәнде Гайфуллин.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ