Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Кырлай урта мәктәбендә XI республика «Тукай укулары» узачак

Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә 15 апрельдә XI республика Тукай укулары узачак. Әлеге чарада иң актив катнашкан Саба, Нурлат, Чистай, Балтач, Мөслим, Әлки һәм башка районнардан кунаклар көтелә....

Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә 15 апрельдә XI республика Тукай укулары узачак. Әлеге чарада иң актив катнашкан Саба, Нурлат, Чистай, Балтач, Мөслим, Әлки һәм башка районнардан кунаклар көтелә.
Республикабызның төрле районнарыннан 68 укучы һәм 52 укытучы үзенең Тукай иҗатын, мирасын өйрәнүгә багышлаган фәнни-эзләнү эшен жюри хөкеменә тәкъдим иткән. Бу көнне «Тукай укулары»нда катнашучылар төрле секцияләргә бүленеп эшләячәк.
Чыгыш ясаучыларның һәркайсы Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүен үзләренең эшләрендә расларга тиеш була. Мәртәбәле жюри составында Татарстан Мәгариф һәм фән министрылыгы хезмәткәрләре, галимнәр, педагоглар, язучылар бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ