Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Совет җитди бурычлар куя

Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы  иҗтимагый  Советның  яңа составы  сайланды. Аның рәисе итеп В. Г.Тимирясов исемендәге  Казан инновация университеты ректоры, икътисад ф...

Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы  иҗтимагый  Советның  яңа составы  сайланды. Аның рәисе итеп В. Г.Тимирясов исемендәге  Казан инновация университеты ректоры, икътисад фәннәре докторы, Татарстан иҗтимагый палатасының  мәгариф һәм фән буенча  комиссия  җитәкчесе Асия Тимирясова, урынбасары урынына Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре докторы, профессор  Римма Гыйльмиева  сайланды.  Секретарь эше КФУның Лобачевский исемендәге лицей-интернаты директоры Елена Скобельцынага  йөкләнде.
Советның элекке составы өч ел эшләде һәм бик күп  мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашты. Яңа сайланучылар да үз алларына җитди бурычлар куя. Болар иң элек, мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүнең һәм укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүнең торышын, чыгарылыш һәм бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруны һәм әлеге тармакта коррупциягә каршы көрәшне контрольдә тоту  белән бәйле.    
Альберт ЗAҺИРОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ