Яңа түләүгә гаризалар кабул ителә башлый

10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган яңа түләүгә гаризалар 15 июльдән кабул ителә.

Аны 6 яшьтән 18 яшькәчә балаларның әти-әниләре һәм 18-23 яшьлек, төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ала алачак.

Гаризаларның күбесе автомат рәвештә формалаштырылган һәм дәүләт хезмәтләре Порталында әти-әниләрнең шәхси кабинетларына җибәрелгән. Түләү рәсмиләштерүне тәмамлау өчен, мәгълүматның актуальлеген тикшерергә һәм аны алга таба эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк.

Түләүләр август аеннан башланачак. Акча гаризада күрсәтелгән счетка күчереләчәк.

⠀Чыганак: tatnews.tatar

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.