Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елы башланганчы яңартылган тарих дәреслекләре сынап каралачак

Тарих буенча яңа бердәм дәреслекләрне әзерләү һәм апробацияләүне быелның 1 сентябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта «Интерфакс»ка Россия Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-и...


Тарих буенча яңа бердәм дәреслекләрне әзерләү һәм апробацияләүне быелның 1 сентябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта «Интерфакс»ка Россия Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.




Ихтыяҗны төбәкләр билгели һәм РФ субъектларының мәгариф өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнары белән бергә мәктәпләрне дәреслекләр белән кирәкле күләмдә тәэмин итү чаралары күреләчәк.
Мәктәп укытучылары да методик ярдәм алачак һәм Мәгариф министрлыгы академиясе базасында квалификация күтәрү программалары белән танышачаклар. Алар быел һәм киләсе елда өстәмә әзерлек узачак.
Мәгариф министрлыгында 11  нче сыйныфлар өчен яңартылган тарих дәреслегенә 2014 елда Украинада дәүләт борылышы, Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүе, Донбасс буенча Минск килешүләре, махсус хәрби операция, шулай ук АКШ һәм Европа Берлеге тарафыннан Россиягә каршы санкцияләр кертү һәм аларның нәтиҗәләре кебек темалар керүен искәрттеләр.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ