Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елыннан укытучыларның кәгазь эше кимергә мөмкин

Яңа уку елы башлануга ук укытучыларга административ  эш 50 процентка кимергә тиеш. Бу турыда  Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.«Август...

Яңа уку елы башлануга ук укытучыларга административ  эш 50 процентка кимергә тиеш. Бу турыда  Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.
«Август аена, яңа уку елына  кәгазь эше мәктәптән,  укытучы, сыйныф җитәкчесеннән  50 процентка алыначак дип уйлыйм. Шуңа бәйле рәвештә аларның балалар белән шөгыльләнергә вакытлары күбрәк булачак», — дип хәбәр иткән «Белем бирү сыйфаты картасы» темасына узган матбугат конференциясендә.

Музаев фикеренчә, административ эшнең  кимүе педагогларга укучыларга күбрәк вакыт бүлеп бирергә ярдәм итәчәк. Шулай ук цифрлы технологияләргә күчү дә укытучылар эшен җиңеләйтәчәк , дип әйткән ул.
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ