Логотип Магариф уку
Цитата:

Ярдәм итәргә ярдәм итегез

Сезнең Казандагы «Роналд Макдоналд йорты» турында ишеткәнегез бармы? Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакыт дәваланучы балаларның әниләре белән бергә бушлай яши торган кунакханәсе ул.  Ба...

Сезнең Казандагы «Роналд Макдоналд йорты» турында ишеткәнегез бармы? Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакыт дәваланучы балаларның әниләре белән бергә бушлай яши торган кунакханәсе ул.  Балалар язучысы Венера Новичкова үзенең «Җирән керпе маҗаралары» дигән китабын иҗат икәннән соң (ул да «Игелекле гамәлләр көне» фонды ярдәме белән дөнья күрде), әкиятләрдә яши торган хайваннар турында язылган хикәяләрен иң беренче булып шушында дәваланучы сабыйларга килеп укыган. Алар исә, рәхмәт йөзеннән, Венера сөйләгәннәрдән туган әкият образларын кәгазьгә төшергәннәр. Рәссамнар Вераның китабын шушы хастаханәдә онкология белән чирләүче балалар рәсемнәре белән бизәгәннәр. Ә менә «Кислород» студиясе шушы әкиятләр буенча фильм төшергән. Әкият батырлары булып кинода, өлкән артистлар белән бергә, хастаханәдә дәваланучы малайлар-кызлар да уйнаган.

Казанның Дзержинский урамындагы «Ачык күңелле йорт» әдәби очрашулар клубында тамашачылар менә шул «Җирән керпе маҗаралары» китабының геройлары белән танышырга килде. Тамашачылырның күпчелеге ДЦП зәхмәте кагылган «кояшлы» балалардан тора иде. Әмма минем бик тә өрфия кебек җиңел телдә керпе турында матур әкиятләр язган кыз белән танышасым килгән иде. Шунлыктан, халык арасыннан мәгрур кыяфәтле әкиятче кызны тизрәк эзләп табасым килде. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, янәшәмдә утырган егеткә мөрәҗәгать иттем.
- Венерамы, әнә ич, дивар янындагы кәнәфидә утыра, - диде теге егет.
Мин ул күрсәткән якка борылып карадым һәм сүзсез калдым Кәнәфидә бөтенләй язучыга охшаман бер инвалид кызчык утыра иде. Үзе туктаусыз елмая, куллары белән каядыр төртеп күрсәтә. Йөзе нәкъ нарасыйларныкы, аяк-куллары гәүдәсенә ятышып тормый сыман иде. Йә, Хода, бу бит ДЦП белән чирләүче кыз. Шушы бала сөйкемле сабыйлар теле белән әкиятләр иҗат иткәнме?
Мин тагын күршемә дәштем.
-Ә син Венераны каян беләсең?
-Мин Булат Хәйретдинов булам. Без 4 нче интернат-мәктәптә бергә укыдык. Аңа 35 яшь. Ул кечкенәдән шигырьләр иҗат итте. «Җан» дигән беренче китабына да шигырьләр тупланган иде. Ә мин чәчәкләр үстерәм.
-Мин дә татарча беләм, - дип куйды янәшәмдә утыручы егет. – Минем исемем Михаил. Рус егете булам. Татарча сөйләшергә мәктәптә өйрәндек.
ДЦПлы сабыйларның дәресләрне тырышып үзләштерүләрен, тырышып укуларын ишеткәнем бар иде. Алар бит дәрестә безнең кебек наянланып утырмый, укытучының: «Тырышсагыз, зур кеше булырсыз», – дигән сүзләренә чын күңелдән ышана һәм тырышып укый.
Мин Булат күрсәткән кыз янына киттем. Михаил дә, Булат та татарча сөйләшкәч, Венерага да үз телемдә дәшәргә булдым, ул да сәламемне татарча алды.
Венера гел елмаеп сөйләшә, әйтерсең аның бит очларына күктән кояш үзе төшеп кунган иде.
-Мин –татар кызы, –диде ул. - Фамилиям генә Новичкова. Мәктәптән соң, Казан университетының журналистика факультетын тәмамладым. Пьесалар да язам. «Таякчык бозлар» исемле әсәремне «Угол» иҗат лабораториясе алды. Әле яңа гына Санкт-Петербургта узган «Язу ничек рәхәт!» дигән балалар өчен язучы яшь язучылар фестивалендә булып кайттым. «Мандаринкадан әкиятләр» дигән проектымны табиблар сабыйларны дәвалау терапиясендә кулланырга алды.
Сабый чырайлы бу инвалид кызның шундый җитди сүзләр сөйләвеннән оят булып китте.

Ә сәхнәдә тамашачылар каршына Казанның танылган артистларны «Җирән керпе маҗаралары» китабыннан Венераның әкиятләрен укыды. Аларны тыңлаганда, мөгаен, бирегә килгән барча халык рәхәтләнеп ял иткәндер. Табиблар Венераның йөрәгеннән тибеп чыккан, дөньяны яратуга корылган тормышчан әкиятләрен юкка гына сабыйларны дәваларга кулланмыйлардыр. Китапның аудиоверсиясен «сөйләштерүдә» катнашкан бәләкәй артистлар – «Роналд Макдоналд йорты»нда онкологиядән дәваланган сабыйлар чыккач, халык аягүрә басып кул чапты. Евгения Трясцына   озак вакытлар ДРКБның онко-гематология бүлегендә дәваланган һәм «Роналд Макдоналд йорты»нда яшәгән. Аның үз йорты моннан 6000 чакрым ераклыкта, Пермь краеның Көнгер шәһәрендә. Женя томышны яра торган һәм бик тә мөләем кызчык. Үскәч, модельер булырга хыяллана. Салават да Евгения белән бер бүлектә дәваланган. Малай автомобиль спортын ярата. Кичләрен әтисе белән телевизордан спорт ярышларын карый. Адашы Салават Фәтхетдинов кебек җырчы булырга хыяллана. Йәсминә Давыдовага 9 яшь. Ул йөзү белән шөгыльләнә. Беренче үсмерләр разрядына ия. Авырганда спорттан туктап торырга кушканнар. Әмма ул киләчәктә атаклы Майкл Фелпс кебек йөзүче булырга хыяллана. Ә менә Карина Садретдинова әлеге тамашага килалмады. Аның нәни жирафларын ясап бетерәсе бар. Савыккач, ул иң беренче эше итеп үзенең рәсемнәр күргәзмәсен ачарга хыяллана.
Тамаша азагында әлеге бәйрәмнең героинясы, танылган әкиятче Венера Новичковага тамашачыларга өндәште.
-Хөрмәтле өлкәннәр, - диде ул.- Сезгә үзенең хәлен яхшы аңлый торган бер инвалид кыз мөрәҗәгать итә. Мин бу тормышта һәр минутым өчен көрәшеп яшим. Әкиятләремне елый-елый язам. Шуңа күрә алар балаларга елмаю өләшәләр. Сез – сәламәт кешеләр. Тормышта безгә үрнәк булып, матур тормыш корып яшисез. Әмма, зинһар, безне дә онытмагыз. Әйләнә-тирәбездә сезнең кебек тормышны ярата торган кешеләр күбрәк булган саен, без үзебезне тагын да бәхетлерәк сизәбез. Бүген безгә шундый ямьле кичә бүләк итүегез өчен сезгә зур рәхмәт!
Венераның йөрәненнән тамган сүзләрен тыңлаганда әйләнә-тирәбездә игелекле гамәлләр кылучы затлар күз алдына килде.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ