Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь гаиләләргә торак сатып алганда күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәкләр

8  апрельдә #ЖильеМолодымРТ туры эфиры оештырылачак. Аның кысаларында яшь шәһәрлеләргә һәм гаиләләргә торак сатып алганда республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр.Казанлыла...

8  апрельдә #ЖильеМолодымРТ туры эфиры оештырылачак. Аның кысаларында яшь шәһәрлеләргә һәм гаиләләргә торак сатып алганда республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр.
Казанлыларга «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыятенең торак проектлары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук шәһәрлеләр торак шартларын яхшырту өчен күчемсез милек бәясенең 30-35% ына якынын кире кайтаруны күздә тоткан дәүләт субсидияләренең федераль программасы, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан социаль ипотека программасы буенча торак сатып алу өчен ташламалар турында да беләчәкләр.
Трансляция 17:30 сәгатьтә башлана, аңа сылтама буенча кушылырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

Фото: https://kzn.ru


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең Телеграм-каналга язылыгыз.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ