Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь тикшеренүчеләр 500 мең сум ота алалар

Татарстанда яшь тикшеренүчеләр өчен «Умник» конкурсы үтә. Бүләк – 500 мең сумлык ике еллык грант.Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге физик затлар катнаша ала. Аларга 19 октябрьгә кадәр гариза тапшыры...

Татарстанда яшь тикшеренүчеләр өчен «Умник» конкурсы үтә. Бүләк – 500 мең сумлык ике еллык грант.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге физик затлар катнаша ала. Аларга 19 октябрьгә кадәр гариза тапшырырга кирәк.
Конкурста цифрлы технологияләр, медицина, химия технологияләре, интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр һәм ресурсларны саклау өлкәсендәге проектлар каралачак.
Конкурсның финалы 2021 елның ноябрендә узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Өстәмә мәгълүмат. «Умник» конкурсы Инновацияләргә ярдәм итү фонды тарафыннан үткәрелә. 2020 елда конкурска 170 гариза бирелгән, шуларның 45е фонд ярдәменә ия булган.

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ